Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мишустин ташламалы ипотеканы 2021 елның 1 июленә кадәр озайтты

Премьер-министр Михаил Мишустин ташламалы ипотеканы еллык 6,5 процент белән 2021 елның 1 июленә кадәр озайту турында карар имзалады

Программа апрель аенда старт алды һәм 1 ноябрьгә кадәр исәпләнгән иде, әмма Хөкүмәттә аны икътисадка ярдәм итүнең иң нәтиҗәле механизмнарының берсе дип таныдылар, ә президент гамәлен озайтуны сорады.

Ташламалы ипотекага яңа төзелешләрдә торак сатып алу өчен бирелгән барлык кредитларның 90 проценты туры килә. Ярты ел эчендә 669 миллиард сумлык 230 меңнән артык кредит бирелгән. Хөкүмәттә программаны озынайту тагын 1,8 миллиард сумга 600 мең кредит бирергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар.

Ипотека шартлары буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүчеләр өчен максималь кредит суммасы 12 миллион сум тәшкил итә. Калган төбәкләр өчен-6 миллион.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X