Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп ярминкәсе ачылды

Яңа уку елы башланырга да күп калмады. Ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү мәшәкатьләрен җиңеләйтү максатыннан сәүдә үзәкләрендә мәктәп базарлары эшли башлады. 3 августта шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда да традицион мәктәп ярминкәсе ачылды. Үзәктә махсуслаштырылган ярминкә инде өченче ел рәттән оештырыла һәм уңайлылыгы, товарларның күплеге, төрлелеге белән сатып алучыларны тартып...

Яңа уку елы башланырга да күп калмады. Ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү мәшәкатьләрен җиңеләйтү максатыннан сәүдә үзәкләрендә мәктәп базарлары эшли башлады. 3 августта шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда да традицион мәктәп ярминкәсе ачылды.

Үзәктә махсуслаштырылган ярминкә инде өченче ел рәттән оештырыла һәм уңайлылыгы, товарларның күплеге, төрлелеге белән сатып алучыларны тартып тора. Биредә дистәдән артык ноктада шәһәр эшмәкәрләре сәүдә итә. Алар өчен барлык шартлар тудырылган. Аренда өчен дә түләргә кирәкми. Сәүдәгәрләр бары тик тотылган ут һәм су өчен генә түли.

Шуңа күрә кибет һәм базар бәяләренә караганда, ярминкәдә бәяләр арзанрак. Төрледән-төрле мәктәп букчалары, канцелярия товарлары - Россия һәм чит ил җитештерүчеләреннән. Ә мәктәп киемнәрен "Бросско", "Триада" мәктәп формасы тегү предприятиеләре, шәхси эшмәкәр Ахунованың "Тегү остаханәсе", Миңнегулованың "МинЭль" тегү ательесы кебек җирле җитештерүчеләр тәкъдим итә.

"Бросско" тегү фабрикасы сәүдә ноктасында юбка-сарафаннарны 350-500 сумга да алырга мөмкин. Болары - үткән елгы модельләр икән. "Ә яңарак модельләрне фабрика кибетләреннән алырга була (Чаллыдагы адресы Яшьлек проспекты, 7 (26/17) - И.Л.) Билгеле, бәяләре кыйммәтрәк. Кыз балаларга сарафаннарның бәяләре 1100 сумнан башлана. Малайлар өчен мәктәп формалары моделенә карап 2200сумнан алып 4000гә кадәр. Зур үлчәмнәр 4700 сумга кадәр",- ди сатучы кыз.

"МинЭль" тегү остаханәсе кыз балалар өчен ретро мәктәп формасының төрле фасоннарын тәкъдим итә. Биредә 1100 сумга мәктәп күлмәге, 500әр сумга ак һәм кара төстәге алъяпкычлар, 150 сумга ак яка һәм җиңсәләр алырга була. Шунда ук ак гольфа, колготкалар, чәчкә кую өчен бантлар, резинкалар да тәкъдим ителә. "Игезәк кызларыма кара алъяпкычлар алдым. Алар 43нче мәктәпнең 1нче сыйныфына баралар, - ди Елена. - Кирәк-яракларны алдан ала килдек. Мәктәп формасының җиңнәре бераз озын булыр кебек. Кызларның үзләре белән килергә кирәк инде".

Спорт киемнәрен 900-1500га саталар ярминкәдә. Җитештерүчесенә, тукымасының сыйфатына, моделенә карап, бәяләр шулай ук төрле. Шәхси эшмәкәр Мәдәния Җиһаннурова сатып алучыларга киемнәрне сайлап алырга булыша.

Берничә урында мәктәп букчалары саталар. Бәяләре уртача 1000-1500 сум тора. Сыйфатлылары, билгеле, кыйммәтрәк. Әйтик, беренче сыйныфка баручы балага яхшы букчаны 1600 сумга алырга була. Ярминкәдә беренче сыйныфтан алып югары сыйныф укучыларына кадәр һәркемнең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек букчалар бар. Бүген рюкзаклар киң кулланылышта, бәяләре 1000-4200 сум. "Югары сыйныфта кызлар сумкалар тотып йөрергә яраталар. Әлегә сумкалар бер-ике төрле генә. Алдагы ял көннәренә яңа товар киләчәк. Кызлар ясалма күннән яки брезенттан тегелгән рюкзакларны да бик ошаталар. Алары 1200 сум тора" - ди сатучы Наталья Макарова.

Ярминкәдә 12 битле дәфтәрне 2 сум 90 тиеннән, 18 битлесен 4 сум 40 тиеннән, 48 битлесен 10 сумнан саталар. Уку әсбаплары, рәсем дәфтәрләре, төсле кәгазьләр, буяу каләмнәре, буяу-пумалалар, кыскасы - барлык кирәк яракны алырга була биредә. Махсуслаштырылган ярминкә шул ягы белән уңайлы да инде.

Ярминкәнең беренче көнендә сатып алучыларга 10% ташлама ясалды. Әти-әниләр кирәк-яраклар сайлаган арада балалар иҗат сарае ишек алдында оештырылган ял мәйданчыгында күңел ачты.

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараендагы мәктәп ярминкәсе 20 августка кадәр һәр көнне иртәнге 10нан 18 сәгатькәчә эшли.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев