Шəhри Чаллы

Мәктәпләрдә яңа дәрес кертелә

Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме белән һәр елны 3 нче сыйныфтан башлап 11нче сыйныфка кадәр «Тормыш иминлеге нигезләре» курсы кысаларында 20 сәгать психология курсы укытылачак. Хәзер Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 4 нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр дәреслек язуга әзерлек бара, шулай ук язылганнарына тест үткәрелә.

"2018 елдан башлап, мәктәп укытучылары балалар һәм яшүсмерләр психологиясе нигезләре буенча төп курслар һәм квалификация күтәрү курслары узачаклар, - дип җиткерде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-психиатры Зурваб Кекелидзе . - Балалар кеше психологиясе турында белергә тиеш - яшүсмер чоры нәрсә ул, беренче мәхәббәт - кагыйдә буларак, ул бәхетсез була; ниһаять, 13-14 яшьтә бала табарга ярамый әле... Боларны күпчелек укучылар бүген белми. Укучыларның 40 проценты мәктәпкә җайлаша алмый, 70 процентында - психик тайпылышлар күзәтелә. Мәктәптә психология курсы балаларны тормышка әзерләү өчен кирәк". Курсларны кертү, мәктәп дәреслекләре әзер булу-булмауга карап, якынча 2019-2020 нче уку елында көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: