Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар кемнәрне ешрак алдый

Россиядә ешрак 30-50 яшьлек кешеләр җинаятьчеләр корбаны була. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мошенниклык җинаятьләрен ачу бүлеге башлыгы Эдуард Габдрахманов сөйләде

«Вазгыять үзгәрә, халыкның барлык катлаулары диярлек мошенникларга эләгә. Нигездә, 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр алдана – бу 40-50 процент дигән сүз. Шулай ук без студентлар өлешендә арту тенденциясен күрәбез, узган ел 18 процент булса, быел 23 процентка кадәр артты», – диде Габдрахманов.

Шул ук вакытта мошенниклар корбаннарының күпчелеге онлайн товар сату яки сатып алу өчен акчасын югалта.

«Мошенникларга еш кына танылган брендларның телефоннарын түбән бәядән сатып алырга теләүчеләр эләгә. Бәя берничә тапкыр аерылырга мөмкин түгел. Сайтларны тикшерергә кирәк», – дип искәртте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Фото:ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев