Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөселман яшьләре көрәште

Чаллының "Витязь" спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча IX Берләштерелгән турниры узды. Ул быел җөмһүриятебезнең 19 районыннан (Алабуга, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Норлат, Аксубай, Балтач, Баулы, Буа, Биектау, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Тукай, Минзәлә, Яңа Чишмә, Зәй, Саба, Чистай, Чаллы), Башкортостаннан (Уфа,...

Турнирны ачу тантанасында көрәшчеләрне Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, татарча көрәш ветераны Фрил Әхмәтов котладылар һәм җиңү теләделәр. Камил хәзрәт пәйгамбәретбезнең (с.г.в.) спортны бик яратуын, мөселман яшьләренә аның үрнәгенә иярү кирәклеген искә төшерде. Тантаналы өлеш Мөфти хәзрәтнең Коръән укуыннан һәм дога кылудан башланды.

Кискен көрәш 6 сәгать буена барды. Көрәшчеләр фәкать өйлә намазына гына тукталдылар. Һәм менә беренче җиңүчеләр билгеле булды. Кул көрәшендә 70 кг. кадәр үлчәүдә иң көчлесе булып Түбән Кама районы вәкиле Илгиз Нәфыйков танылды. Ул шулай ук җирәбә буенча турнирның иң олы бүләген - Олуг хаҗга Юлламаны отты. Бу авырлыкта II, III урыннарны Чаллыдан бертуган Руслан һәм Рим Хәмидуллиннар яулады. Кул көрәшендә 85 кг. кадәр авырлыкта Чаллыдан Мөхәммәд Нуцалханов I, Башкортостанның Балтач районы вәкиле Радим Нургалиев II, Чаллыдан Фәрит Кубиев III призларга ия булды. 85 кг. артык авырлыкта Башкортостанның Балтач районы вәкиле, бу авырлыкта үткән елгы чемпион Илдар Сәхипов җиңде. Ә II, III урыннарны Чаллыдан Фәнис Нурхәмитов һәм Чистайдан Альберт Шәрифуллин бүлештеләр.

Татарча көрәш буенча 60 кг кадәр авырлыкта иң яхшы нәтиҗәне Актаныштан 18 яшьлек Раббани Нургалиев күрсәтте. II урында Әлмәттән спорт мастеры Рузил Ганиев, III - Азнакайдан I разрядлы 18 яшьлек көрәшче Артур Солтанов. 70 яшькә кадәрге авырлыкта җиңүчүеләр: I һәм III призлы урыннарны Алабугадан бертуган Ислам һәм Булат Фәләховлар яулады. II урында - Чирмешәннән Марат Кәримов. 80 кг. кадәр авырлыкта Минзәләдән Данис Гәрәев беренче призны яулады. II урында - Баулыдан бил бау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат Илмир Сабиров, III урында - Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәреннән 20 яшьлек Айрат Сәмигуллин. 90 кг. кадәр авырлыкта Әлмәттән спорт мастеры Илнар Кәримов батыр калды. II урында - Зәйдән бил бавы буенча спорт мастеры Руслан Хәмидуллин, III урында - Чаллыдан Илнур Кариев. 100 кг. кадәр авырлыкта җиңүчеләр: I урында Балтачтан татарча көрәш буенча спорт мастеры Руслан Касыймов; II урында - Аксубайдан Рөстәм Бикмөхәммәтов; III урында - Буадан татарча көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат Марат Миначев. 100 кг нан артык авырлыкта җиңүчеләр: I урында - Әлмәттән спорт мастеры Фәнил Мингазов; II урында - Балтач районы командасыннан спорт мастеры Фәрхәт Фәйзуллин; III урында Башкортостанның Зианчура районы вәкиле Наил Хәмидуллин.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды. Батырларга "Чаллы-Икмәге" җәмгыяте күчтәнәче - чәкчәкләр, автомәктәптә ташламалы уку өчен сертификатлар тапшырылды. Шулай ук турнирның татарча көрәш һәм кул көрәше буенча баш батырлары билгеләнде. Мондый исемгә татарча көрәш буенча Фәрхәд Фәйзуллин лаек булды. Аңа тәкә бүләк ителде. Ә кул көрәшендә барлык көндәшләрен дә бик җиңел генә җиңгән спорт мастеры Илдар Сәхипов баш батыр булып калды. Аннары һәр авырлык категориясе батырлары бергә җыелдылар һәм алар арасында җирәбә уйнатылды. Алда әйтелгәнчә, Олуг хаҗга бару бәхете Түбән Кама районы вәкиле Илгиз Нәфыйковка елмайды. Ә командалар арасында турнир хаҗалары җиңүче дип табылды. Чаллы командасына нәзарәт кубогы тапшырылды. Икенче урында Әлмәт, өченчедә Балтач районы командалары.

Турнир Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Чаллы Мөхтәсибәте, нәзарәтнең Хәләл стандарты комитеты һәм Чаллы шәһәренең мөселман эшмәкәрләре ярдәме белән үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев