Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөселманнар велосипедта ярышты

Татарстанда “Экстремизмга – юк” дип аталган ункөнлек уза.

 Аның кысаларында Чаллы шәһәребез мөселманнары арасында велойөреш үткәрелде. Ир-атлар “SunDale” пляжы янында җыелып “Нур-Ихлас” мәчетенә юл тотты. Катнашучылар өчен өч төрле ярыш һәм пылау әзерләнгән иде. Өйлә намазыннан соң велосипедчылар фигуралы йөртү, велотриал һәм “Bunny hop” ярышларында көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Шуны да әйтергә кирәк, катнашучыларның күпчелеге физик яктан әзерлексез булуга карамастан, ярышларда сынатмады. Велосипедларны фигуралы йөртүдә беренчелекне Айнур Гәрәев яулады, икенче урынга Нияз Газизов, өченче урынга Айгиз Мингалимов лаек булды. Велотриал ярышында беренчелекне Азат Гатиятуллин, икенче һәм өченче урыннары Әмир Исламов һәм Айгиз Мингалимов яулады. “Bunny hoр” та исә җиңүчеләр булып Исмәгыйль Хђмђтов, Айнур Гәрәев һәм Әмир Исламов танылды. Шул ук көнне Яр буе паркында “Нур-Ихлас” мәчетенә йөруче хатын-кызлар арасында велойөреш үткәрелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев