Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев 17/03 йортында яшәүчеләр белән очрашты

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән 17/03 йортта яшәүчеләр белән очрашу булды.

Әлеге йорт янында җир асты кичүе булган күргәзмә үзәге төзелә. Киңәшмәдә бу төзелешкә каршы чыгучылар һәм аны хуплаучылардан тыш, шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, эшмәкәр Дамир Бибишев, идарә башлыклары катнашты. Модератор буларак шәһәр башлыгы чыгыш ясады. Ул һәр катнашучыга үз фикерен әйтү мөмкинлеге бирде. Әйтик, төзелешкә каршы чыгыш ясаучы халык СанПин нормаларына туры килмәвен, контрольлек итүче органнарның гамәл кылмавын, законнар бозуларын билгеләп үтте. Аларның төп таләбе – төзелешне сүтү һәм скверны торгызу. 

 Үз чиратында, төзелеш тарафдарлары элек йорт янындагы территориянең төзек булмавына, анда асоциаль яшәү рәвеше алып баручы кешеләрнең  кәеф-сафа корып яшәп ятуларына, аларның күпләр өчен уңайсызлыклар тудыруларына басым ясадылар. Дамир Бибишев та чыгыш ясады, ул төзелешкә кирәкле барлык рөхсәт документлары да барлыгын билгеләп үтте. Төзүче, күргәзмә үзәген төзүдән тыш, сквер булдыру, җир асты паркингы төзү буенча йөкләмәне үз өстенә алуын белдерде. Шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев ассызыклаганча, әлеге мәсьәлә гамәлдәге закон кысаларында хәл ителәчәк. Очрашу ахырында шәһәр мэры катнашучыларга чакыруны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде. "Без сезнең фикерне уйлаячакбыз, исәпкә алачакбыз", - дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.

 

http://nabchelny.ru/news/36489

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев