Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев өч яшьләр-яшүсмерләр клубы ачылышында катнашты

Бүген Чаллыда капиталь ремонттан соң «Сокол», «Зарница» һәм «Вега» клублары тантаналы төстә ачылды. Әлеге клублар барысы да “Яшүсмер” яшьләр һәм яшүсмерләр клублар үзәгенә керә. Аларның ачылышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Иртәнге «Сокол» клубы ачылышында подрядчы оешма - «Медик» ҖЧҖ ның генераль директоры Феликс Бәхтегәрәев һәм Шәһәр Советының мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе Әбделхак Батюшов катнашты.

Һәр клубның үз юнәлеше бар.“Сокол”да балаларда спорт күнекмәләрен, декоратив-гамәли һәм сәнгать-эстетик юнәлешләрне үстерүгә өстенлек бирелә. Алты төркемдә 60 бала шөгыльләнә. Монда тхеквондо, сәйләннән үрү, хореография кебек дәресләр үткәрелә. Биредә шөгыльләнүчеләр биюләре белән танылу алган.

Клуб территориясендә дә яңарту эшләре үтте. Бинага алып килүче юл ремонтланды, урамда спорт мәйданчыгы барлыкка килде. "Сокол" яшьләр-яшүсмерләр клубын ремонтлауга 2 млн сум күләмендә акча тотылды.

Наил Мәһдиев клубны карап йөрде һәм киенү бүлмәсе зонасына саклагыч панельләр урнаштыру кирәклеген искәртеп үтте.  

Кунаклар караган икенче бина - «Зарница» яшьләр-яшүсмерләр клубы булды. Ул үз эшчәнлеген 46 ел элек башлап җибәргән. Бүген биредә балалар декоратив-гамәли иҗат белән шөгыльләнә, алар белән рәсем ясау, скрапбукинг һәм башкалар буенча дәресләр үткәрелә. Клубта 8 төркем эшли, аңа хәзерге вакытта 80 бала йөри.

Клуб территориясендә дә яңарту эшләре үтте. Бинага алып килүче юл ремонтланды, урамда спорт мәйданчыгы барлыкка килде. "Сокол" яшьләр-яшүсмерләр клубын ремонтлауга 2 млн сум күләмендә акча тотылды.

Капиталь ремонт нәтиҗәсендә, "Зарница"да проспект ягыннан аерым керү урыны барлыкка килде, аңа шулай ук юл да түшәлгән. Бина эчендәге ремонт эшләрен җиде ай эчендә башкарып чыктылар. Биредәге ремонт 1,2 млн сумга төште. Наил Мәһдиев керү юлында ипле һәм пөхтә башкарылган яңарту эшләренә дә уңай бәя бирде.

Кунаклар һәм шәһәр мэры иң соңыннан барган клуб “Вега” булды. Монда “Юнармия” бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәт базасы урнашкан. Яр Чаллы буенча әлеге иҗтимагый хәрәкәт 711 баланы берләштергән. Катнашучыларның берсе үз чыгышында шәһәр җитәкчелегенә клубка зур игътибар бирүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

"Вега" клубы ике бинадан тора, аның берсен "Юнармия" иҗтимагый хәрәкәте базасы һәм Бөек Ватан сугышы музее алып тора. Икенчесендә балалар: техник модельләштерү һәм шахмат буенча шөгыльләнәләр. Бу клубны ремонтлау өчен республика бюджетыннан 1,9 млн сум акча бүленеп бирелде.

Кичә “Заря” һәм “Гармония” клубларының ачылу тантаналары узды.

 

http://nabchelny.ru/news/32764

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев