Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев эшмәкәрлек буенча Советның киңәйтелгән утырышында катнаша

Казанда Татарстан Республикасы президенты каршындагы эшмәкәрлек советының киңәйтелгән утырышы башланды.

Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та катнаша. Утырыш дискуссия форматында узачак, анда эшмәкәрлек инициативасын стимуллаштыру, республика эшмәкәрләренең үзмәшгульләрен үстерү өчен сыйфатлы шартлар булдыру мәсьәләләре каралачак.

Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимын кертү буенча пилот проектында катнаша. 4 мартка булган мәгълүматлар буенча республикада 4128 кеше теркәлгән.

Совет утырышы кысаларында үзмәшгуль бизнесменнар эшчәнлеген үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча түбәндәге темалар каралачак: үзмәшгуль кондитерлар өчен санитар нормалар, банклар белән эшләгәндә үзмәшгуль эшмәкәрләрнең югалтуларын киметү, үзмәшгульләр сыйфатында чит ил гражданнарын теркәү, Дәүләт сатып алуларында үзмәшгульләр катнашу, юридик затлар белән хезмәттәшлек итү һәм «Ак Барс» Банкының мөмкинлекләре.

Трансляцияне "Рәсми Татарстан" сайтында карарга була.

 

http://nabchelny.ru/news/35609

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев