Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев шәһәр халкын Россия көне белән котлады

Хөрмәтле чаллылылар! Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйм!

Бу безнең илнең иң яшь бәйрәмнәренең берсе, Меңьеллык Ватан тарихы тирәнлегенә үтеп керүче тамырларыбыз булып тора. Ул безнең бөек дәүләттә яшәвебезне искә төшерү өчен сәбәп булды, анда гражданнарны илебез өчен горурлык, тугрылык, Ватаныбызның киләчәге турында кайгырту берләштерә.

Кешеләр Россиянең төп байлыгы булып кала. Сезнең һәркайсыгыз, хөрмәтле шәһәрлеләр, үзенең көндәлек намуслы хезмәте белән Чаллы, Татарстан Республикасының, димәк, бөтен Россия Федерациясенең уңышлы үсешенә зур өлеш кертә. 

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм иң изге теләкләр телим. Туган якның һәм бөтен илнең иминлеген ныгытуга юнәлтелгән барлык эшләрегездә уңышлар сезгә!

                                                                                                                                   Н.Г.Мәһдиев,

                                                                                                                 Яр Чаллы шәһәре мэры

 

http://nabchelny.ru/news/36834

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев