Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

Шәһәрнең хөрмәтле төзелеш предприятиеләре хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлаулар кабул итегез!

Бүген яртымиллионлык шәһәр халкы бер мөһим бәйрәм белән – Төзүчеләр көне белән берләшкән.
Яр Чаллы шәһәренең тарихы – ул хәзерге заманның бөек төзелеш тарихы.Түбән Кама ГЭС, КАМАЗ заводы һәм аккалалы Чаллы төзелешенең башында торучыларның хезмәт батырлыгы, илебез елъязмасына алтын хәрефләр белән язылып куелган.
Ветераннарыбызны без хөрмәт итеп беренче төзүчеләребез һәм беренче нигез салучыларыбыз дип атыйбыз, аларның тырышлыклары, патриотизмнары һәм батырлыклары алдында баш иябез.
Өлкән коллегаларының эшен бүген шәһәребезнең яшь төзүчеләре дәвам итә. Шәһәребез алдында торган  мөһим мәсьәләләрне хәл итү дә аларның җилкәсендә.  Быел без Мәләкәс аръягы мәктәбен куллануга тапшырачакбыз, хастаханәләр, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә, көллият һәм яшьләр үзәкләрендә, үсмерләр клубы һәм спорт мәйданчыкларында капиталь ремонтлар дәвам итә, юллар һәм йортлар төзибез.
Безнең төзүчеләребез моның кадәр күләмдәге эшне лаеклы һәм  сыйфатлы итеп үз вакытында башкарып чыгачак.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, Яр Чаллының төзелеш тармагында эшләүчеләргә, газиз шәһәрәребезне елдан ел уңайлы һәм ямьле итүчеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге һәм игелек телим!

 

http://nabchelny.ru/news/33183

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X