Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наркотикларга каршы көрәш марафоны уза

Яр Чаллыда "Яшьләр континенты" дип исемләнгән наркотикларга каршы көрәш марафоны уза. Аның максаты - "ак үлем" зыянын пропагандалау аша яшьләрнең иҗади потенциалын ачу. Чара гамәли, иҗади һәм йомгаклау этапларыннан тора. Март башында шәһәребезнең уку йортларында марафонның беренче этабы башланып киткән иде.

Яр Чаллының төрле иҗтимагый оешмалары (волонтерлар отрядлары, студентлар активлары, хокук саклау хәрәктәләре һ.б.) шәһәребезнең уку йортларында наркотикларның зыянын пропагандалауга багышланланган массалы квестлар, очрашулар үткәрделәр. Бу көннәрдә исә "Шатлык" яшьләр үзәгендә марафонның иҗади этабы уздырылды.

Чарада шәһәребезнең 11 югары һәм һөнәри уку йортларыннан студентлар командалары катнашты. Алар жюри әгъзалары каршында җырлы-биюле, театраль, шигъри чыгышлар ясадылар. Моннан тыш алар игътибарына плакатлар да тәкъдим иттеләр. Һәрбер эшләрендә яшьләр наркотикларның зыянын ассызыклап, үсеп килүче яшь буынны сау-сәламәт яшәргә чакырдылар.

Студентларның иҗатларын бәяләүче эксперт коммисия составында Илгиз Богданов - Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буеча идарә белгече, Рафаэль Зайнуллин - "Яр Чаллы накрология диспансеры"ның врач-методисты, Гүзәл Мортазина -накротикларга каршы тору комиссиясенең җаваплы секретаре, Евгений Сироткин - "Нур" яшьләр үзәгенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Зөлфия Бахтина - "Орион" яшьләр үзәгенең директоры бар иде. Махсус кунак булып Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары, яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Александр Литвяков булды. Марафоннынң соңгы этабы март ахырында узачак. Чара "Диалог" психологик-педагогик ярдәм үзәге муниципаль бюджет учреждениесе һәм Яр Чаллы башкарма комитетының яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәмендә оештырыла.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев