Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Николай ОЗЕРОВ: “Кешеләргә карата рәхимле булырга, аларга фәкать яхшылык кына эшләргә кирәк!”

    Данлыклы спорт комментаторы, СССРның атказанган спорт мастеры Николай Озеров Чаллыга 1993 елның февралендә килгән иде. Ул "КАМАЗ" футбол клубы уенчылары белән очрашты һәм автомобиль узышларында катнашты. Аның фикерләрен, котлауларын ишетү спорт уеннарына яңа төсмер бирде. Сәламәтлеге бик үк яхшы булмаса да, ул безнең белән очрашып сөйләшергә вакыт тапты. Хәзер сезгә...

    Данлыклы спорт комментаторы, СССРның атказанган спорт мастеры Николай Озеров Чаллыга 1993 елның февралендә килгән иде. Ул "КАМАЗ" футбол клубы уенчылары белән очрашты һәм автомобиль узышларында катнашты. Аның фикерләрен, котлауларын ишетү спорт уеннарына яңа төсмер бирде. Сәламәтлеге бик үк яхшы булмаса да, ул безнең белән очрашып сөйләшергә вакыт тапты. Хәзер сезгә шул әңгәмәне тәкъдим итәбез.

    - Николай Николаевич, Сезнең 70 яшьлек юбилейны (ул 1922 елның 12 декабрендә Мәскәүдә туган) бөтен спорт дөньясы билгеләп үтте. Соң булса да уң булсын, дигәндәй, ул котлауларга без - Чаллы халкы да кушылабыз.

    - Рәхмәт. Бөтен дөнья булмаса да, котлаулар күп булды. Миңа ТР Президенты Минтимер Шәймиевтән килгән телеграмма аеруча куанычлы булды. Данлыклы шәхес булганга күрә, әлеге телеграмманы өстәлдәге пыяла астына куйдым. Бүләккә җибәрелгән исемле сәгатен дә кадерле истәлек итеп саклыйм.

    - Сез - спорт һәм сәнгать кешесе. Менә болар тормышыгызда ничек үрелеп барды?

    - Минем бер бабам врач, икенчесе священник - рухани, әти опера җырчысы, әни актриса иде. Күрәсез, бер генә спортка тартылган кеше дә юк. Мин үзем артистлар гаиләсендә үссәм дә, балачактан ук көчле, кыю булырга тырыштым. Башта туплы хоккей уйнадым. Кызык иде. Малайлар белән бәргәләшкән вакытлар да булды. Тик соңыннан теннисны якын күрдем. 1939-53 елларда 49 мәртәбә СССР, Мәскәү, Россия чемпионнары булып калдым. Спорт кайчан булса да бетәр дип, әти киңәшен тотып, театр институтын тәмамладым. Аннан соң МХАТ - Мәскәү академия театры артисты идем. Биредә төрле рольләрне башкарсам да, спорт белән шөгыльләнүне дәвам иттем. Шуңа күрәдер инде, 1950 елда мине бөтенсоюз радиосына комментатор итеп чакырдылар. Шушы еллар эчендә дөньяның 47 иленнән Олимпия, дөнья чемпионатлары уеннарын халык теленә кергәнчә, "Говорит и показывает Николай Озеров", дип башлый идем.

    - Кызып китеп, артык сүз ычкындырган вакытлар булмадымы?

    - СССРның хоккей җыелма командасы Канадада оттыргач, боз аренасында бәргәләшү булды. Мин репортажны "Безгә мондый хоккей кирәк түгел", дип бетердем. Ә репортажлар вакытында салкын канлылык, үз-үзеңне тоту кирәк. Шуңа күрә, сез әйткән ирекле фикерләрне әйтү булмады. Мин, киресенчә, радио-телевидениегә чиста әдәби рус телен кертүчеләрнең берсе булдым. Матур итеп сөйләшә белү үзе үк тыңлаучыларны җәлеп итә бит.

    - Ә менә балаларыгыз, туганнарыгыз нинди юл сайлады?

    - Абыем Юрий Озеров - кинорежиссер, Бөек Ватан сугышы ветераны. "Освобождение" киноэпопеясен экранлаштырды. Моның өчен аңа Ленин премиясе бирелде. Улым Николай - хуҗалык эшендә, кызым Надежда - журналист. Күрәсез - гади гаилә, гади балалар.

    - Сез Чаллыга "КАМАЗ" футбол командасы белән очрашырга дип килдегез. Бу кайчаннан дәвам итә?

    - Чаллыга беренче килүем 60нчы елларга туры килә. Ул вакытта әле заводлар да юк иде. Иске шәһәр. Ләкин минем белән очрашырга бик күп халык килде. Кызыклы гына сораулар бирделәр. Шул вакытта ук биредә спортны яратучы, киң күңелле кешеләр яши икән дигән фикергә килдем. Ул чакта сездә төзүчеләрнең "Турбина" командасы гына бар иде. Мин Чаллының данын югары күтәрә торган футбол командасы да булсын дигән теләк белән киттем. Әйтергә кирәк, фаразым рас килде - "КАМАЗ" футбол командасы югары лигага чыкты. Мин моны зур казаныш дип бәяләр идем. Мин артист, спорт комментаторы гына түгел, "Спартак" спорт җәмгыятенең рәисе дә. Әлбәттә инде, "Спартак" футбол командасын кем генә белми?! Шуңа күрә сезнең футбол командасы тренеры Виктор Четверик чакыруы буенча, Казанга барышлый Чаллыга да кереп чыккан идем. Шәһәрдәге футболны күтәрү турында төне буе сөйләшеп чыктык. Аннан КАМАЗ производство берләшмәсе генераль директоры Николай Бех белән дә очраштык. Ул да спортны ярата икән. Менә шуннан соң "КАМАЗ" футболчыларына "Спартак"лылар шактый гына ярдәм дә иттеләр. Үзем исә еш килергә тырышам.

    - Бүген Сез автомобиль узышларында булып, аның барышын күзәтеп тордыгыз, теләкләрегезне әйттегез.

    - СССР җимерелеп, бары да таркалган чор. Билгесезлек, хәерчелек заманында мондый бәйгеләрне үткәрү зур батырлык, әлбәттә. Кайдан гына килмәгәннәр бирегә. Яшермим, Чаллыда булганнан соң, миндә киләчәккә өметләр уянды.

    - Кыш салкын булса да, Чаллы җәйге спорт төрләре белән дә шөгыльләнә. Шул ук "КАМАЗ" футбол командасы 13 мартта Свердловск спортчыларын кабул итә. 13 санына карата фикерләрегез нинди?

    - Мин андый имеш-мимешләргә ышанмыйм. Шәхсән үзем спорт уеннарын 49 илдән яктыртып, комментарий ясап тордым. Анда инде төрле саннар, төрле хәлләр булды. Эш бит саннан гына тормый, көчле, оста булырга кирәк. Ә алар һәрчак җиңү яулый. 13 мартта "КАМАЗ" футболчыларына да уңышлар телим. Көндәшләрдән курыкмаска, үзеңнең көчеңә ышанырга кирәк.

    - Бу көннәрдә Чаллыда гаять салкын. Салкыннар белән бәйле маҗаралы хәлләр булмадымы?

    - Мин балачагымда туплы хоккей белән мавыктым. Шулай күнегүләргә барганда, туры юлны сайлап, Мәскәү елгасы аша сукмактан элдердем... Һәм бәкегә төштем. Өстем манма су, ләкин сиздермәдем. Күнегүләрдә шул килеш әрле-бирле туп кудым. Тирләп-пешеп уйнагач, суык та тимәде.

    - Сез - Мәскәү кешесе. Башкалада хәлләр ничегрәк?

    - 80нче еллардан башланган тормыш дәвам итә. Товар юк, азык-төлеккә бәя югары. Мин аягым авыртканга, сездәге кибетләрдә була алмадым. Әйтүләре буенча, хәлләрегез бөтенләй үк начар түгел икән.

    - Николай Николаевич, халык тормышын яктырту, аларны спортка җәлеп итү өчен илнең, республиканың көчле булуы кирәк. Киләчәкне ничек күзаллыйсыз?

    - Турысын әйтәм - көчле Союзны таркаттылар. Ә нигә?! Бу башбаштаклык кемгә кирәк булды?! Тизрәк Россиягә көчле лидер килсен дә, тормышлар яхшырсын иде.

    - Без кирәккә, кирәкмәгәнгә төрле сәяси чаралар белән шөгыльләнәбез. Быел Россиядә (1993 ел) референдум уздырыла. Аңа миллиардлаган сум акча тотылачак. Бу суммаларны шул ук спортны үстерүгә яки тормыш хәлен яхшыртуга тотканда әйбәт булыр иде түгелме?

    - Әлбәттә шулай. Без, "Спартак" спорт җәмгыяте, әле күптән түгел генә авыру һәм ятим балаларга хәйрия чарасы үткәрдек. Нәниләрнең күз карашларын күрсәгез иде сез. Ә бит ярдәмгә мохтаҗлар саны ишәйгәннән-ишәя бара. Мин, соңарып булса да, калган гомеремне балаларга, авыруларга ярдәм итүгә багышлаячакмын. Матурлык дөньяны коткарыр дигәндәй, кешеләргә карата рәхимле булырга, аларга фәкать яхшылык кына эшләргә кирәк. Менә сез дә шәһәр телевидениесен оештыргансыз икән, ул кирәк, бик кирәк. Хезмәт алдынгылары, яхшы кешеләр хакында күбрәк күрсәтегез. Начарлыклар турында ишеткәч, кешеләрнең күңелләре дә ката. Бу бик начар күренеш бит. Кызганычка каршы, бүген матбугат, радио-телевидение яңалыкларны хәвеф-хәтәрдән, талау-үтерүдән башлый. Хәтта үземә дә куркыныч булып китә. Туктатырга кирәк моны, туктатырга!

    - Әйе, хәзер начарлыкларны күрсәтү, сөйләү модага кереп китте. Татарстан суверенлыгы турында да ниләр генә сөйләмиләр. Әгәр халык бәйсезлеккә омтыла икән, аны тыюдан ни мәгънә?

    - Әйе, халык шулай тели икән, суверен булыгыз. Яхшы яшәгез, бәхетле булыгыз. Мин Татарстан халкына фәкать уңышлар гына телим.

    Әңгәмәдәш -

    Рахман Шәфигуллин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: