Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Март татар халык календаренда иң күр-кәм, йолаларга иң бай айларның берсе булып санала.

Беренчедән, ул туган ягыбыз табигате өчен хуҗалык итү ягыннан бик әһәмиятле һәм җаваплы ел фасылы – яз башлану белән бил-геләнә. Икенчедән, борынгы чорларда Көнчы-гыш халыклары, шул исәптән татарлар һәм башкортлар да, Яңа елны көн белән төн озын-лыгы тигезләшкән 21 мартта каршылый тор-ган булганнар. Яңа елны каршылау уңаеннан уздырыла торган бәйрәмнәр Нәүрүз дип атал-ган. Бу сүз безгә фарсы-таҗик телләреннән кергән һәм “яңа көн” дигән мәгънәгә ия. Шул сәбәпле татарларда мартны “нәүрүз ае” дип йөртү дә таралган булган.
ХIХ гасыр мәгълүматларына караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәр-не йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргән-нәр.
Яшьләрнең, укучы балаларның – шә-кертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү өчен җырлар чыгарылган:
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад!
Бу матур, күңелле бәйрәмне төрки халык-лар зурлар уздыра. Кайбер илләрдә Нәү-рүз бәйрәме көнне ял итәләр, дөресрәге эшкә бармыйча бәйрәм үткәрәләр икән. Мәскәүдә быел әле күркәм бәйрәмне ачык һавада зурлап үткәрәләр. Оештыру-чылар әйтүенчә, бу көнне көне буена мил-ли ризыклардан авыз итәргә була. Шулай ук бер тонна пылау да пешерергә җыена-лар.
Нәүрзүне башкалабыз Казанда да ел саен Галиәскәр Камал исемендәге театр кар-шындагы мәйданда уздыру традициягә керде.
Элегрәк Чаллыда да бу бәйрәмне прак-ларда зурлап оештыра иделәр. Анда баш-каладан тамашачыларның яраткан артис-талары килеп, халык көне буена милли җырлар тыңлый-тыңлый ял итә иде. Соң-гы елларда төрки халыкларның яраткан бәйрәмен “Чишмә” халыклар дуслыгы йортының таджик, үзбәк, азәрбәйҗан җәмгыятьләре аерым-аерым гына үткәр-де. Шуңа күрә аны шәһәрдәшләребезнең күпчелеге белми дә, күрми дә калды.
“Нәүрүз безнең студент вакытыннан яра-тып йөри торган бәйрәм иде. Без аны за-рыгып көтә идек, чөнки бу бәйрәмннән соң, көннәр озыная, җәйгә дә ерак кал-мый. Мәшһүр театрыбыз каршысындагы мәйданда милли көйләрне баян, курай, кубызларда яңгыратып, җырлап-биеп кө-не буена күңел ача идек. Быел төрки ха-лыкларны берләштерүче бу күркәм бәй-рәмебезне Җиңү паркында зурлап оешты-рабыз”, - ди Татарстанның атказанган мә-дәният хезмәткәре, “Чишмә” халыклар дуслыгы йорты режиссеры Рәсимә Хәй-буллина. Бәйрәм 24 мартта 14 сәгатьтә Җиңү паркында уздырыла.
Оештыручылар әйтүенчә, бу көнне парк сәхнәсендә зур концерт була. Анда попу-ляр җырчылар, “Чишмә” халыклар дуслы-гы йортының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Биредә Көнчыгыш кухнясы ризыкларын да татып карарга мөмкин булачак. Таджик һәм Үзбәк диаспорасы вәкилләре кунак-ларны пылау белән сыйларга җыеналар ди. Чөнки үзәк Азиядә бер генә бәйрәм дә бу тәмле ризыктан башка үтми икән.
Бу бәйрәмне татарлар, казахлар, башкорт, кыргыз, үзбәк, лезгин халыклары зурлап үткәрәләр. Аннан соң, авыл хуҗалыгы хез-мәтчәннәре язгы чәчүгә керешәләр.
Нәүрүзне Чаллы халкы да көтә. “Элек бу бәйрәм “Гренада паркында бик күңелле уза иде. Аны бит әби-бабаларыбыз яра-тып, зурлап оештыра иде. Аннна соң шул дәртләнеп чәчүгә тотыналар. Чаллы – төр-ле милләтләр дус яши торган шәһәр, шуңа күрә Нәүрүзне шәһәркүләм бәйрәм итеп уздырсалар бик яхшы булыр иде”, - ди шәһәрдәшебез Айсылу Яруллина.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр, Нәүрүзгә рәхим итегез. Үзебезчә язны бергәләп каршы алыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X