Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Объективта – шәһәр тарихы

"Энергетик" мәдәният сараенда шул исемдәге фотокүргәзмә ачылды. Ул бер ай эшләячәк. Шәһәрдәшләр биредә фотосурәтләр аша шәһәребезнең тарихы белән таныша ала. Шәһәр тарихын сурәтләгән мондый күргәзмә беренче мәртәбә бер ел элек, узган елның апрель аенда оештырылган иде. Анда дистә ярым авторның 400дән артык фотосурәте тәкъдим ителде. Быелгы күргәзмә тагы да күләмлерәк...

"Энергетик" мәдәният сараенда шул исемдәге фотокүргәзмә ачылды. Ул бер ай эшләячәк. Шәһәрдәшләр биредә фотосурәтләр аша шәһәребезнең тарихы белән таныша ала. Шәһәр тарихын сурәтләгән мондый күргәзмә беренче мәртәбә бер ел элек, узган елның апрель аенда оештырылган иде. Анда дистә ярым авторның 400дән артык фотосурәте тәкъдим ителде.

Быелгы күргәзмә тагы да күләмлерәк - "Энергетик"ның беренче һәм икенче катларына 500дән артык эш урнаштырылган. Фотосурәтләрдә Тукай районы тарихы һәм Чаллы шәһәренең XIX йөздән алып, XX гасырның 70нче елларына кадәрге тормышы чагыла.

Күргәзмә "Энергетик" мәдәният сарае, Чаллы якташлык җәмгыяте, "Набережночелнинское Русское общество" иҗтимагый оешмасы, шәһәр фотографлары берлегенең уртак тырышлыгы белән оештырылды. Аны әзерләүгә шәһәр тарихының цифрлы архивын туплаучы Валерий Федющенко, фотосурәтчеләр Николай Туганов, Салих Фәткуллин, Павел Уланов зур өлеш керттеләр.

Илгизә ӘХТӘМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев