Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олимпиаданың булмый калуы бар

Япония Премьеры Ёсихидэ Суга атна-ун көн элек илнең 11 районында гадәттән тыш хәл игълан итте. Ул, ким дигәндә 7 февральгә кадәр гамәлдә булачак. Бу, әлеге дә баягы коронавирус пандемиясе белән бәйле.

Дөрес, кайберәүләр премьер бу карарны бик соң кабул итте дип саный. Чөнки “Киодо Ньюс” сораштыруларында катнашучыларның  42,8 проценты Сугиның гамәлләреннән бөтенләй дә канәгать булмавы ачыкланган.

Ёсихидэ Суга “куркынычсыз” уеннар үткәрергә вәгъдә бирә. Тик башкалада гына да көн саен 1-2 мең ковидлы теркәлүен исәпкә алсак, моның бөтенләй үк мөмкин хәл түгеллеген аңларга буладыр. Сораштыруда катанашканнарның 78 проценты да шул фикердә икән һәм алар Олимпиада уеннарын күчерергә, ә илнең башка төбәкләрендә дә гадәттән тыш хәл игълан итәргә  сорый.

Белгәнебезчә, сәясәтчеләрнең, сәяси партияләрнең халык арасында үз рейтинглары бар. Пандемия һәм Олимпиада уеннары белән бәйле рәвештә, Япония Премьерының рейтингы бер ай эчендә 9 баскычка тәгәрәгән. Әлбәттә, Халыкара Олипиада комитетын Премьерның рейтингы әллә ни борчымый. Аларга хәзер үз “намусларын” (алай дип әйтергә тел дә әйләнми инде дә...) саклап калырга кирәк. Чөнки узган елгы кебек, быел да Уеннар үткәрелмәү алар файдасына булмаячагы көн кебек ачык. Дан-шөһрәттән башка бик зур суммалар хакында да сүз барганын аңлатып тору кирәк түгелдер. Шуңа да комитет та уеннарны үткәрү яклы. Ә ковидтан алар вакцина ярдәмендә котылмакчы (сакланмакчы). Комитет җитәкчесе Томас Бах фикеренчә, утрауга килгәннәр вакцина кадаткан булса, Олимпиаданы “коткарып калып булачак”, имеш.

Ә хуҗалар исә кунаклар кабул итәргә һич кенә дә әзер түгел. Теләмиләр дә. Аларга үз гомере, сәламәтлеге кадерле. Сораштыруда катнашучыларның 80 проценты Олимпиаданың киләчәгенә бөтенләй дә ышанмый икән. Оештыручылар гына могҗиза көтә. Илдә гадәттән тыш хәл булып, аның кайчан төгәлләнәчәге билгеле булмаса да, 2021 елның 23 июленә кадәр бар да җайланыр дигән өмет белән яши Япония җитәкчелеге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев