Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Оныклары зурлады Тукайны

27 еллык бик кыска гомерендә халкы күңеленә мәңгелеккә кереп калырлык, гасырлар үтеп тә кыйммәтен югалтмаган әсәрләр иҗат иткән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Дистә еллар инде татар халкы Тукаебызның туган көнен Туган тел көне буларак та бәйрәм итә. 26 апрель Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта да...

27 еллык бик кыска гомерендә халкы күңеленә мәңгелеккә кереп калырлык, гасырлар үтеп тә кыйммәтен югалтмаган әсәрләр иҗат иткән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Дистә еллар инде татар халкы Тукаебызның туган көнен Туган тел көне буларак та бәйрәм итә. 26 апрель Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта да гаҗәеп күркәм бәйрәмгә әверелде.

Иртәдән үк лицейда кәеф күтәренкелеге хакимлек итте. Укучылар үзидарәсе әгъзалары мәктәпкә кергән һәркемне милли киемнәрдән каршы алдылар. Укучылар да, укытучылар да (барысы да булмаса да) мәктәпкә милли киемнәрдән килгән, милли баш киемнәре кигәннәр дә бар. "Көн дәвамында телевизордан Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде, Тукайның шигырьләре, милли җырлар яңгырап торды. Ике озын тәнәфестә татар халык уеннары һәм күмәк биюләр оештырдык. Балаларның милли уеннар уйнавы гаҗәеп матур күренеш булды. Бәйрәмчә милли мохит укучыларда бәйрәм рухы тудырды, аларның күңелләрен булачак кичәгә әзерләде", - ди лицей директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмзия Закирова.

"Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм" дигән әдәби-музыкаль кичә лицейның "Илһам" театр түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр әзерләгән "Бичура. Яңа чор. Яңа дәвер" спектакленнән (театр түгәрәге җитәкчесе Валентина Арсланова пьесасы) өзек белән башланып китте. Татар авылларының бетүгә бару проблемасын тасвирлаган әсәр тәмамлануга, залда милли киемнәрдән утырган тамашачылар арасыннан сәхнәгә Тукай үзе күтәрелде. Сөйгән халкы ничек яши? Шагыйрь, язучы, журналист, тәрҗемәче Тукаен хәтерлиме? Әнә шул сорауларга җавап табасы, халкына биргән вәгъдәсе үтәлгәненә инанасы килә Тукайның.

Кичә шагыйрьнең тормыш юлын искә төшерүе рәвешендә, укучыларның Тукай әсәрләрен сәхнәдә уйнавы, шигырь, җырларын башкаруы белән үрелеп барды. Гафиятуллина Исламия һәм Яруллин Илгизнең (вокал җитәкчеләре Ләйсән Уразаева) "Тәфтиләү", "Туган авыл" җырларын башкарулары, Ризатдинова Алия, Борһанова Ләйсән һәм Хәмидуллина Алиянең Тукай шигырьләрен бик тә сәнгатьле итеп укулары күңелгә хуш килде. Лицейлылар Тукай шигырьләрен хәтта инглиз телендә дә сөйләделәр. 6 "Б" сыйныф укучылары "Су анасы"н, 7 "Б"лар "Таз" әсәрен уңышлы сәхнәләштерделәр.

Залдагы халык арасыннан сәхнәгә күтәрелгән Тукай, 21нче гасырда яшәүче милләттәшләреннән канәгать калып, янә залга - халык арасына төште. Шагыйрьнең бүген дә туган халкы күңелендә яшәвен, милләттәшләре арасында булуын аңлатты бу күренеш. Шушы урында кичәнең төп герое - Тукай ролен башкарган Камалов Рамилнең гаҗәеп оста итеп гыйлемле, зыялы шагыйрь образын гәүдәләндерүен әйтеп үтәргә кирәк. Ахырдан милли киемнәрдән булган укучылар, укытучылар сәхнәгә күтәрелде. Сәхнәдәгеләр, залдагылар барысы бергә "Туган тел" җырын башкардылар. Гаҗәеп матур бәйрәм булды 84нче лицейда.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев