Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Онытырга хакыбыз юк

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан каләмдәшебез, журналист Рәис Зариповның "Генерал Власовны кулга алу" дигән китабы дөнья күргән иде. Тарихи фактларга нигезләнеп, ул Бөек Ватан сугышында татарларга юнәлтелгән сәясәтнең асылын күрсәтте, шул чорның милләттәшләребезгә моңарчы билгеле булмаган бик күп серләрен ачып бирде. Китапны укып чыккач, авторның төрле чыганакларда, төрлечә тасвирланган, төрлечә...

Зур көч, тырышлык һәм вакыт сарыф иткән әлеге хезмәте нәшер ителеп күп тә үтмәде, Рәис Зарипов тагын бер китабы белән сөендерде. Журналистның "Шанлы еллар авазы" да Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана һәм анда тупланган документаль-публицистик язмаларда милләттәшләребезнең Бөек Ватан сугышына бәйле язмышлары тасвирлана.

"Онытылган Алтын Йолдыз ияләре" язмасын Рәис мондый юллар белән башлап китә: "Бөек Ватан сугышы турында инде әйтеләсе әйтелгән, языласы язылган да сыман. Чынбарлыкта, тау-тау китаплар нәшер ителүгә, меңнәрчә мәкаләләр, истәлекләр язылуга карамастан, ачылмаган серләр, ачыкланмаган вакыйгалар һәм дөнья күргән хезмәтләрдә хаталар, төгәлсезлекләр һаман бихисап әле". Әлеге фикерен дәлилли дә - Владимир Коневның "Прокляты и забыты. Отверженные герои СССР" китабына да аяныч язмышлы Алтын Йолдыз ияләренең 48е генә кертелүен, ә андыйларның 86 кеше булуын әйтә. Шундый милләттәшләребез Абдулла Шаһиев һәм генерал-полковник Фатыйх Чураков турында мәгълүмат бирә. Татар геройлары турындагы китапка башка милләт вәкилләренең дә туплануын тәнкыйтьләү белән бергә, Рәис Гали улы Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиеш булып та, аны алмый калган якташларыбыз турында да яза. Ни оят, аларның бик күбесен якташлары, милләттәшләре белми дә шул. Рәиснең әлеге язмасы әнә шундый каһарман татарлар булганын искәртеп кенә калмый, Татарстанда данга лаек милләттәшләребезне, башка республикалар үз батырларын зурлаган кебек, зурламауларына аяныч белдерә. Милли геройларыбызның һәркайсының исемнәрен йөрткән урам, проспектлар булырга, аларга һәйкәлләр куелырга тиеш тә бит. "Без исә Маша түти белән Степан агай ачулана күрмәсен дип кан калтырап торабыз", - ди автор.

"Корпус командирлары" язмасы татар милләтеннән булган хәрби җитәкчеләр турында. Советлар Союзы Герое гвардия генерал-лейтенанты Гани Сафиуллин, генерал-лейтенант Якуб Чанышевлар турында әле бераз мәгълүматлы булсак, язмада телгә алынган бик күп татар командирлары турында ишеткәнебез дә юк.

Татар халкының тагын бер каһарман улы, Брест крепостен саклауга җитәкчелек иткән легендар полк командиры Петр Михайлович Гаврилов турында да кызыклы язма бар китапта. Анда геройны якыннан белгән шәһәрдәшебез Хәниф Әхкәмов истәлекләре бәян ителә.

"Минһаҗ ага истәлекләре" Чувашстанның Шыгырдан авылында туып үскән Минһаҗ Исмаиловның гади булмаган язмышын тасвирлый. Бөек Ватан сугышында әсирлеккә төшеп, Сталиннан куркып, туган җиренә кайта алмыйча 50 ел Алман илендә яшәгән татар кешесенең башыннан кичкәннәре геройның үз авызыннан сөйләтелә. Һәр язмада гыйбрәтле кеше язмышлары.

Рәис Зариповның "Шанлы еллар авазы" китабы Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән (200гә якын Советлар Союзы Герое татар милләтеннән), нинди генә авырлыклар алдында да сынмаган-сыгылмаган милләттәшләребезнең якты истәлеген барлаучы кыйммәтле документ. Милләтнең үз улларын онытырга хакы юклыгын искәртеп торучы кадерле ядкәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X