Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Оныкларга да калсын!

    Озын гомерле автомобильләр

    Элек автомобильләрне дистә еллар йөртергә истә тотып сатып алганнар. Машина атасыннан баласына, аннан соң оныгына күчкән. Бу СССРга гына хас күренеш түгел. Көнбатышта да сатып алган автомобилендә аның хуҗасы дистә еллар йөргән. Хәер, аны яңартуны кирәк дип тә тапмаганнар, чөнки модельләрне тиз генә яңартып, камилләштермәгәннәр.

     

    Бер кулланышлы техника

    Хәзер заманалар үзгәрде. Күпләр яңа сатып алган машинаны уртача 2-3 ел гына файдаланырга гадәтләнде. Маркетологлар да моны сизеп алдылар һәм автомобильләрне озын гомерле булсын дип ясамый башладылар. Бүгенге двигательләрнең һәм тизлек тартмаларының күбесе бөтенләй ремонтланмый. Ягъни аларны ремонтлавы бик катлаулы һәм кыйммәткә төшкәнгә күрә, яңаны сатып алуың хәерлерәк. Ә менә күп елларга түземле машина сатып алырга теләүчеләргә нишләргә? Автосалоннарда сатылучы андый машиналарның исемлеге зур булмаса да, әлегә бар әле.

     

    Карт ат буразнаны бозмый

    Иң башта “Рено Логан”ны атарга мөмкин. Үлмәсә дә үлмәс икән! Әмма икенче буыны бераз калыша. Аның каравы беренче буынга караганда күпкә уңайлырак, аңа заманча опцияләр, җиһазлар урнаштырылган. Двигателе бик ышанычлы. Механик тизлек тартмасына дәгъва юк. Автоматы гына сыната. Тик аны чагыштырмача арзан бәягә ремонтлатып була.

    Автомобильнең игезәк-абыйсы Nissan Almera да начар түгел, тик аның тышкы кыяфәте котсыз зур күренә. Элек болар янына тартып-сузып кына Lada Largus автомобилен кертергә була иде. Тик хәзер аңа ышанычлы “Рено” двигателе урынына ВАЗ үзенекен урнаштыра башлады. Дөрес ул көчлерәк, ресурсы гына аз.

    Бу компаниягә керергә Duster автомобиле дә лаеклы. Менә бу чын безнең халык джипы (яки кемгә ошый – кроссовер)! Автомат тизлек тартмасы гына нәзберек. Хәер, соңгылары яхшы якка үзгәргән, карап кына йөрткәндә 200 мең чакрымга түзәчәк. Азмы бу, күпме – үзегез чамалагыз.

    Шулай ук болар рәтенә Nissan Terrano һәм Renault Captur автомобильәрен рәхәтләнеп кертергә мөмкин. Нигездә, “тимерләре” буенча барысы да тәртиптә, тик менә бәяләре генә “тешләшә”. Өстәвенә “Каптюр”ның вариаторлы модификациясенең 200 мең чакрым уза алуы шикле.

     

    Легендар 4х4

    Metsubishi Pajero кебек легендар автомобильне искә төшермәсәң гөнаһ булыр. Аның дүртенче буыны инде 13 ел буе чыгарыла. Машинаның тизлек тартмасына һәр 60 мең чакрым узган саен техник хезмәт күрсәтеп торсаң, 300-500 мең километрга түзәчәк. Двигателенә килгәндә, өч литрлы бензин агрегаты гомереңә җитәчәк дисәң дә ялгышмассың. 

     

     

     

    http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12406&file=33.htm

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: