Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Опрессовкалауның икенче этабы 18 июньгә күчерелә

Опрессовкалауның датасын күчерү бәйрәм көннәре белән бәйле

 Шуның нәтиҗәсендә, ялларда чаллылыларны кайнар сусыз калдырмаска дигән карарга килделәр. Киләсе атнада шәһәр халкын ял көннәре көтә: 11-12 июньдә ( 12 июнь – Россия көне), ә аннан соң 15, 16, 17 июнь көннәрендә (15 июнь – Ураза гаете).  Шул сәбәпле, Чаллының Үзәк районында опрессовкалауның икенче этабы 18 июньнән 2 июльгә кадәр  узачак.

Комсомол районында гидравлик сынауларның икенче этабы 19 июньнән 2 июльгә кадәр үтәр дип планлаштырыла. Бу вакытта Сидоровка, ГЭС поселокларында һәм Замелекесьеның  20, 21, 22 нче микрорайоннарында кайнар су бирү туктатыла.

Яр Чаллы Җылылык челтәре белгечләре әлеге эшләрне тиз арада төгәлләү буенча бар көчләрен куячак. Кайнар суны ябуның тулы графигы белән  биредә танышырга мөмкин. 

 

http://nabchelny.ru/news/32187

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев