Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Педофиллар, маньяклар турындагы хәбәрләрнең яртысы диярлек дәлилләнми

"Яр Чаллыда педофил йөри. Ул Яңа шәһәрнең 40/11 йорты ишек алдында 9 яшьлек кыз балага бәйләнеп, аны машинасына утыртып алып китмәкче булган" дигән хәбәр шәһәрдәшләребезне, аеруча әти-әниләрне зур куркуга салды. Бик тиз арада интеренет челтәрендә эзләнүче ир-атка ориентировка бирелеп, фотороботы да урнаштырылды.

Педофилны тоттылармы? Аннан зыян күрүчеләр күп булганмы? Әлеге сорауларга җавапны Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Римма Искандрова җавап бирде.

-Балалар мәгълуматларны башкачарак кабул итә. Аларга булган хәл турында күпертеп сөйләү яки аны уйдырмалар белән баету да хас.Шуңа да педофиллар, маньяклар турындагы хәбәрләрнең яртысы диярлек дәлилләнми. 40/11 йорты ишек алдында 9 яшьлек кыз бала белән булган хәл исә әле тикшеренү этабында. Әмма, ул көнне кызны күргән шахитлар мәгълуматларына караганда, алар ул бала артыннан баручы ир кешене күрмәгәннәр. Шуңа да әлеге кыз белән янәдән очрашып, тишкерү эшләрен дәвам иттерәчәкбез, - дип әйтте белгеч.

Гомумән, полиция хезмәткәрләре интернет челтәрендә куркытып, күпертеп язылган күп кенә хәбәрләрнең ялган булуы турында да искәртеп киттеләр.

-Интеренет челтәрендә еш кына балаларны кимсетүләр, аларны урлау очраклары турында язылган мәгълуматларны очратырга була. Без, әлбәттә, аларның һәрберсен тикшерәбез. Әмма бар очракта да алар дөреслеккә туры килми. Мәсәлән, мәктәпләр янында таратылучы наркотик-сагызлар турындагы хәбәр. Шәһәребездә мондый бер очрак та теркәлмәгән. Әти-әниләрдән, уку учреждениеләреннән дә андый сагызларның таратылу очраклары турында хәбәрләр язылмады. Россиянең Эчке эшләр министрлыгы да илебездә мондый очракларның булмавын рәсми төстә хәбәр итте. Интернет челтәрендә исә әлеге хәбәрләр күпчелек очракта игътибарны җәлеп иттереп, социаль биткә керүчеләр санын арттыру өчен махсус эшләнә. Әйе, уяу булырга кирәк. Әмма барлык андый хәбәрләргә дә самимиларча ышану кирәкмәс! - дип киңәш итте Римма Искандрова.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев