Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерлар яшәү минимумыннан югарырак күләмдә социаль өстәмә алачак

Пенсионерлар яшәү минимумыннан югарырак күләмдә социаль өстәмә алачак. Шул хактагы закон проекты Россия Хөкүмәте тарафыннан хупланган. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Индексация суммалары яшәү минимумыннан югарырак күләмдә түләнәчәк. Мондый карар пенсиягә социаль өстәмә алучыларга хәтта төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күрсәткече артып киткән очракта да индексацияләр суммасын гарантияле рәвештә түләргә мөмкинлек бирәчәк.

Документ нигезендә 2019 елның гыйнварыннан, индексацияләрне исәпкә алып, пенсия һәм айлык түләүләр күләме нигезендә социаль өстәмә күләмен билгеләү сәбәпле быел эшләмәүче пенсионерлар алмаган суммаларны да түләргә тәкъдим ителә.

  • Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында пенсиягә өстәмә түләүләр билгеләгәндәге гаделсезлек турында искәрткән иде. Соңгы индексация аркасында өстәмә түләүнең күләме азайды, чөнки пенсия, социаль өстәмә һәм социаль ярдәм чаралары арту сәбәпле аларның күләме кими, әгәр гомуми сумма яшәү минимумыннан артса, гражданин өстәмә акча алудан туктый.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/26/181602/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X