Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсияләр киләчәктә күпмегә артыр?

Росстат мәгълүматларыннан күренүенчә, Русиядә уртача хезмәт хакы 39355 сум тәшкил итә икән. 2016 елның июле белән чагыштырганда бу 4,6 процентка күбрәк. Әмма кемнән генә сорама, барысы да акчалата керемнәренең кимүеннән зарлана. Росстат ул саннарны түшәмнән алмыйдыр бит инде? Ә менә 2014 елдан башлап азык-төлекнең 28,5 процентка, куллану товарларының - 26,2,...

Росстат мәгълүматларыннан күренүенчә, Русиядә уртача хезмәт хакы 39355 сум тәшкил итә икән. 2016 елның июле белән чагыштырганда бу 4,6 процентка күбрәк. Әмма кемнән генә сорама, барысы да акчалата керемнәренең кимүеннән зарлана. Росстат ул саннарны түшәмнән алмыйдыр бит инде? Ә менә 2014 елдан башлап азык-төлекнең 28,5 процентка, куллану товарларының - 26,2, хезмәт күрсәтүнең 21,3 процентка кыйммәтләнүе хак. Бу саннар Югары икътисад мәктәбе экспертлары әзерләгән докладтан алынды.

Хәзерге вакытта Русия­дәге һәр унынчы кешенең азык-төлек сатып алырга да акчасы җитми. Бөтен­ру­сия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгъ­лүмат­лары шул хакта сөйли.

ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, ризык һәм кием-салымга акчасы җитмәгән 80 проценттан артык респондент фәкыйрьләр рәтенә керә. Аларның 54 проценты пенсия яшендәгеләр, ә 46 проценты авыл җирендә гомер итә. Русиялеләрнең азык-төлек һәм беренчел куллану товарлары сатып алу мөмкинлеге кимү турында Хөкүмәтнең социаль блогы җитәкчелеге дә бәян итте. Моңа охшаш күр­сәт-кечләр 2009 елда теркәлгән булган. Шушыларны күз уңында тотып, ил җитәкче-леге аз керемле кеше­ләрнең матди хәлен яхшыртуга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыруны тиз-ләтергә куша. Мәсәлән, РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев: "2017 елда барлык төр социаль түләү­ләргә һәм пенсияләрне индек­сацияләүгә акча җи­тәр­лек", - диде. Агымдагы ел бюджетында социаль чыгымнар кыскартылса да, дәүләт мохтаҗ гражданнар алдындагы бурычларын үтәячәк, дип ышандырды. Чыннан да, яз көне пенсия-ләр бераз артты. Киләчәктә дә һәр узган ел инфляциясе дәрәҗәсендә пенсияләргә өстәмәләр булачак, диләр. 2020 елга кадәр, әйтик, картлык буенча страховка пенсиясе, 2016 ел белән чагыштырганда, 1,13 тапкырга артачак дип көтелә. Ягъни ул уртача 14,9 мең сумга җитәчәк. Шулай ук социаль (инвалидлык буенча, караучысыз калганнарга бирелә торган) пен-сияләргә дә өстәмә көтелә. 2017 елда аның уртача күләме 8,9 мең сум булса, 2019 елда - 9,5 меңгә күтә­релә, дип хәбәр итте Русия Пенсия фонды идарәсе рәисе урынбасары Александр Куртин. Пенсия­нең страховка өлешен 2018 елда - 3,8, социаль өлеш­не 1,2 процентка күтәрмәк-челәр. Пенсия билгелә­гәндә исәпләнә торган баллны әлеге 78,58 сумнан 81,57 сумга арттырачаклар. 2019 һәм 2020 елларда картлык буенча пенсияләрне 4әр процентка, ә социаль пен­сия­­ләрне 3,9 һәм 3,6 процентка үсте­рүне планлаштыралар.

Эшләп йөрүче пенсио­нерлар­га (ил буенча 10 миллион кеше) 2016 елда акча өстәмәгәннәр иде. Агымдагысында исә аларга якынча 220 сум арттырдылар. Ә менә 2020 елга кадәр аларга пенсия фондыннан түләүләр булмаячак дигән фаразлар бар. Һәрхәлдә, алдагы өч ел бюджеты проектында алар өчен чыгымнар каралмаган. Димәк, алар исәбенә 660 миллиард сум чамасы акча янга калдырыла. Тәү карашка бу бик зур сумма кебек. Ә инде пенсия фонды бюджетының 9 триллион икәнлеген күз уңында тотсак, янга калдырылган акчаны артык күп дип булмый.

Гомумән алганда, соңгы елларда пенсияләр түләүдә алга китеш булды. 10 ел элек, әйтик, уртача пенсия уртача хезмәт хакының 25,6 процентына тиң булса, 2016 елда бу сан 35,2 процентка күтәрелде.

Күптән түгел Русия Президенты икътисади кризис артта калды дип белдерде. Әмма әлегә икътисади үсеш турында сүз алып барып булмый. Белгечләр фике­ренчә, әгәр алдагы елларда да үсеш 1-2 процент кына булса, күпчелек халык тормыш яхшыруны тоймаячак. Шуңа күрә, кем әйтмешли, алдагы елларда билләрдәге каешны бушатып булмаска охшаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев