Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсияләр "Мир" карталарына күчереләчәк

«Мир» картасы пенсия китерүче банкларда бушлай рәсмиләштерелә һәм күрсәтелә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм социаль түләүләр «Мир» түләү системасы карталарына күчереләчәк. Пенсия алучы барлык пенсионерларга иске картаны «Мир» картасына алыштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә вакытында мөрәҗәгать итәргә һәм карта чыгарырга гариза язу зарур.

Пенсияләрне «Мир» түләү системасы картасына күчерү пенсионерлар күнеккән түләүләрне китерү датасының үзгәрүенә йогынты ясамый. «Мир» картасы пенсия китерүче банкларда бушлай рәсмиләштерелә һәм күрсәтелә.

«Мир» картасын рәсмиләштергәндә пенсияләрне күчерү өчен исәп-хисап счеты үзгәрсә, пенсионерларга счетны үзгәртү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре яки ПФР сайтында шәхси кабинет аша җибәрергә яки яшәү урыны буенча Пенсия фондына 2020 елның 1 октябренә кадәр банк картасының яңа реквизитлары белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсияләре почта, илтеп бирү хезмәте аша яки  банк счетларына килүчеләргә (саклык кенәгәсенә) "Мир" картасын  рәсмиләштерергә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев