Шəhри Чаллы

Пенсияләрне картага күчерү чоры озайтылды

Үзәк банк ел ахырына кадәр пенсияләрне "Мир" картасына күчерү вакытын озайтты"

Россиялеләрнең пенсияләрен "Мир" картасына күчерү ел ахырына кадәр озайтылды, дип белдерде "Россия 1" телеканалы эфирында РФ ҮБ Милли түләү системасы департаменты башлыгы Алла Бакина.
Башта пенсияләрне илкүләм түләү картасына күчерү процессы агымдагы елның 1 июленә кадәр тәмамланыр дип ниятләнгән иде, әмма соңыннан бу чор 1 октябрьгә кадәр озайтылды.
Бакина пенсионерларның күбесе картадан файдалана, әмма әлегә аны алмаган кешеләр дә кала, дип ассызыклады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: