Шəhри Чаллы

Пирамида ятьмәсенә капмагыз!

Игътибар иткәнегез бардыр, Чаллыда микрофинанс үзәкләре, "Быстрые деньги" киосклары шактый. Алар беркатлы кешеләр хисабына акча эшлиләр. Узган атнада гына полиция хезмәткәрләре шундый бер оешма хезмәткәрен тоткарлады. Ул куллану займы килешүен законсыз рәвештә рәсмиләштергән. Алай гына да түгел, 4 кешенең анкета мәгълүматларын кулланып, законсыз рәвештә кредитлар буенча 115 мең сум акча...

Игътибар иткәнегез бардыр, Чаллыда микрофинанс үзәкләре, "Быстрые деньги" киосклары шактый. Алар беркатлы кешеләр хисабына акча эшлиләр.

Узган атнада гына полиция хезмәткәрләре шундый бер оешма хезмәткәрен тоткарлады. Ул куллану займы килешүен законсыз рәвештә рәсмиләштергән. Алай гына да түгел, 4 кешенең анкета мәгълүматларын кулланып, законсыз рәвештә кредитлар буенча 115 мең сум акча үзләштергән. Акчаны туздырган һәм оешмадан киткән.

Намуссыз хезмәткәрнең бу гамәле турында оешма җитәкчеләре полициягә мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп, 26 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 2 елга ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.

Кызганычка каршы, җиңел генә акча эшләргә омтылган кешеләрнең барысы да җаваплылыкка тартылмый. Ә алардан зыян күрүчеләр саны елдан-ел арта. Узган ел аларның саны 5 меңгә җиткән (бу полициягә мөрәҗәгать итүчеләр генә!). Зыянның гомуми күләме исә миллионнар белән исәпләнә.

Билгеле булганча, халыктан "акча каеру" белән шөгыльләнә торган әлеге оешмалар үзләрен финанс пирамидалары дип түгел, ә җитди оешмалар дип атый һәм кыска вакыт эчендә зур табыш вәгъдә итә. Алардагы керем процентлары Россия Үзәк банкы ставкасыннан берничә мәртәбә югары, еллык процентның 100-200гә җиткәне дә бар. Чынлыкта исә, акча салучылар мондый зур табышка ирешә алмый.

Кешеләрдән миллионнар җыйган оешмалар бер-бер артлы үзләрен банкрот итеп игълан итәләр дә юкка чыгалар. Алданган кертемчеләр табыш алырга килеп, ишектә оешманың эшчәнлеген туктатуы турындагы игъланга юлыгалар. Гадәттә, мошенниклар ятьмәсенә лаеклы ялдагы өлкәннәр эләгә. Араларында берьюлы берничә оешмага миллион сум акча салучылар да бар. Хаталарын аңлаганнар полициягә мөрәҗәгать итә. Ләкин мондый җинаятьләрне ачу бик катлаулы. Чөнки зыян күрүчеләр таныш булмаган оешмага акчаны үз теләге белән тапшыра. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, акчаны ышанычлы банкларда сакларга яисә күчемсез милек алырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: