Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Полиция бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә мошенникларның активлашуы турында кисәтә

Чаллыда яшәүче ике кеше, патша Россиясенең алтын һәм көмеш тәңкәләренә кызыгып, зур күләмдә акчаларын югалткан.

 Мошенниклык очраклары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсендә узган брифинг вакытында сөйләделәр. Мошенниклар зыян күрүчеләргә тәңкәләрнең чын нөсхәләрен күрсәтәләр, ә алыш-биреш ясаганда, ышанучан сатып алучыларга ялган тәңкәләр саталар. Зыян күрүчеләрнең берсе - ике йөз мең сумга якын, икенчесе 35 мең сум акчасыннан колак кага. Хәзер аферистларны эзләү бара.

Полиция башлыгы урынбасары Роберт Хаҗиев сөйләвенчә, мошенниклыкның мондый төре элемтәле мошенниклык дип атала. Кагыйдә буларак, зыян күрүчеләр булып өлкән яшьтәге кешеләр тора, шуңа күрә күптән түгел мондый җинаятьләр социаль җинаять дип йөртелә башлады. Агымдагы елның 11 аенда Яр Чаллыда шундый биш җинаять теркәлгән.

 

http://nabchelny.ru/news/34753

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев