Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Полиция хезмәткәрләре көне алдыннан Чаллыда яңа патруль-пост пункты ачылды

10 ноябрьдә по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре үз­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен бил­ге­ләп үтә. Әле­ге уңай­дан шә­һә­ре­без­дә төр­ле ча­ра­лар оеш­ты­ры­ла. Чөн­ки бу һө­нәр ия­лә­ре хал­кы­быз тор­мы­шы, мил­ке һәм имин­ле­ге са­гын­да то­ра­лар. Соң­гы ва­кыт­лар­да урам­нар­да йө­рү кур­кыт­мый баш­ла­ды, җи­на­ять­ләр са­ны да ки­ме­де. Шә­һәр җи­тәк­че­ле­ге дә по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре­нең эш шарт­ла­рын ях­шы­ру­га зур өлеш кер­тә.

Эн­ту­зи­аст­лар буль­ва­рын­да пат­руль-пост хез­мә­те пунк­ты ачы­лу ме­нә шун­дый ма­тур эш­ләр­нең бер­се. Би­ре­дә пункт 2008 ел­да ук ачыл­ган иде ин­де. Тик ел­лар уз­гач ул ис­кер­де, ре­монт ясар­га ки­рәк бул­ды. Шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты "Вол­гоп­ром­газ" җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән оеш­ма ге­не­раль ди­рек­то­ры Олег Ни­ко­ла­ев бе­лән бер­лек­тә кыс­ка гы­на ва­кыт эчен­дә пун­ктны яңарт­ты. Хә­зер җы­лы чис­та би­на­да ха­лык­ны ка­бул итәр­гә дә, чәй эчеп алыр­га да бу­ла. Тәр­тип бо­зу­чы­лар­ны алып ке­рер өчен мах­сус урын да бар.

Әле­ге пунк­ты тан­та­на­лы ачу тан­та­на­сын­да шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев "Вол­гоп­ром­газ" пред­при­я­ти­е­се хез­мәт­кәр­лә­ре­нең эшен­нән ка­нә­гать ка­лу­ын бел­дер­де. "Чал­лы­да ха­лык өчен ял итү урын­на­ры ар­та. Ки­лә­чәк­тә "Азат­лык" мәй­да­нын­да, Ту­кай, Та­бе­ев яр буй­ла­ры­на, сквер, буль­вар­лар­га, кыс­ка­сы ке­ше­ләр күп йө­ри тор­ган урын­нар­га шун­дый ук пат­руль-сак хез­мә­те пун­ктла­ры ку­яр­га җы­е­на­быз. Бу - оч­сыз эш тү­гел, лә­кин шә­һәр­дәш­лә­ре­без­нең тор­мы­шы имин­ле­ген­нән бер нәр­сә дә кыйм­мәт бу­ла ал­мый. Мон­дый пун­ктлар эш­нең сый­фа­ты­на гы­на тә­э­сир итеп кал­мый, ә ха­лык бе­лән элем­тә­ләр ур­наш­ты­ру­га да бу­лыш­лык итә", - дип шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев Эн­ту­зи­аст­лар буль­ва­рын­да­гы пун­ктны тө­зек­лән­дер­гән өчен "Вол­гоп­ром­газ" пред­при­я­ти­е­се җи­тәк­че­се­нә рәх­мәт бел­дер­де.

Рос­сия Эч­ке эш­ләр ми­нис­тр­лы­гы­ның Чал­лы бу­ен­ча ида­рә баш­лы­гы На­дир За­ки­ров үзе­нең чы­гы­шын­да по­ли­ци­я­гә һәр­да­им яр­дәм ит­кән өчен шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев­кә рәх­мәт әйт­те. Ә "Вол­гоп­ром­газ" ҖЧҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Олег Ни­ко­ла­ев­ка ТР Эч­ке эш­ләр ми­нис­т­ры Ар­тем Хо­хо­рин­ның рәх­мәт ха­тын тап­шыр­ды.

Шә­һәр хал­кы күп йө­ри тор­ган буль­вар­да пат­руль-сак хез­мә­те пунк­ты ачы­лу һө­нә­ри бәй­рәм­гә зур бү­ләк бул­ды. Бу көн­не яшь­ләр­нең "Фор­пост" от­ря­ды­на йө­рү­че 20 егет­кә тан­та­на­лы шарт­лар­да та­нык­лык­лар да тап­шы­рыл­ды. Ида­рә баш­лы­гы ку­лын­нан та­нык­лык алу егет­ләр­дә го­рур­лык хи­се уят­мый кал­ма­ган­дыр, мө­га­ен.

Чал­лы по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре имин­лек­не сак­лап кы­на кал­мый­лар, шә­һәр­дәш­лә­ре­без­гә югал­ган әй­бер­лә­рен та­бар­га да бу­лы­ша­лар. Ул көн­не өч шә­һәр­дә­ше­без­гә та­был­ган те­ле­фон­на­ры кай­та­рыл­ды.

Эн­ту­зи­аст­лар буль­ва­рын­да пат­руль-сак хез­мә­те тәү­лек бу­е­на эш­ли. По­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре шә­һәр­дәш­ләр­нең бер үте­не­чен дә җа­вап­сыз кал­дыр­мас­ка ышан­ды­ра­лар. Чал­лы­лы­лар да мон­дый пун­ктлар­ның ки­рәк­ле­ген ин­карь ит­ми. "Эн­ту­зи­аст­лар буль­ва­рын­да ел бу­е­на ке­ше күп йө­ри. Би­ре­дә ба­ла­лар да уй­ный. Төр­кем-төр­кем яшь­ләр дә, исе­рек­ләр дә яра­та бу урын­ны. Алар­ның уй­ла­рын­да ни икән­ле­ген бе­леп бул­мый бит. Шу­ңа кү­рә по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре­нең тәү­лек бу­е­на ки­зү то­ру­ла­ры ки­рәк. Кыз­га­ныч, без­дә ке­ше­ләр хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры хез­мәт­кәр­лә­ре­нә ни­чек­тер кур­кыб­рак, шик­лә­неб­рәк ка­рый. Ара­быз­да би­та­раф­лар да күп. Ки­ре­сен­чә по­ли­ция бе­лән дус бу­лып, җи­на­ять­че­лек ке­бек җәм­гы­я­те­без­нең ямь­сез кү­ре­неш­лә­ре­нә кар­шы бер­гә­ләп кө­рә­шер­гә ки­рәк", - ди 3нче бис­тә­дә яшәү­че пен­си­о­нер Гөл­­зар Ярул­ли­на.

Без, по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­рен һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре бе­лән кот­лый­быз. Үз­лә­ре­нә һәм якын­на­ры­на сә­ла­мәт­лек, эш­лә­рен­дә уңыш­лар, га­и­лә­лә­ре­нә имин­лек те­ли­без.

Зөл­фия ГА­ЛИМ­

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев