Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Популяр блогерлар чаллылыларга социаль челтәрләрне алга җибәрү турында сөйлиячәкләр

“Саф һавада белем алу” проектын танылган татар блогерлары «Татар малай» кушаматлы Ринат Галиәхмәтов һәм Илназ Габидуллин («Кызык-мызык») хупладылар. Бүген, 20 августта, Габдулла Тукай исемендәге яр буенда (амфитеатр территориясендә) алар ачык лекцияләр үткәрәчәк.

Бүгенге көндә Instagram социаль челтәрендә аларның икесенә язылучылар саны 200 меңнән артык кешене (77,7 һәм 117) тәшкил итә. Яр Чаллыда алар социаль челтәрләрне алга җибәрү, негативка каршы көрәш, аудиторияне арттыру ысуллары һәм сыйфатлы контент булдыру турында сөйлиячәкләр.

Моннан тыш, инстаблогерлар #БикЯхшы конкурсының замана татарларына, аларның тормышына,  традицияләренә, мәдәнияте һәм көнкүрешенә багышланган темасына да тукталачаклар.  

Лекцияләргә кадәр блогерлар Румил Кәрамиев чакыруы буенча Тарихи туган якны өйрәнү музеенда булачаклар. Чакырылган кунаклар белән музейга керү чаллылылар өчен бушлай, чара 16:00 сәгатьтә башлана.

 

http://nabchelny.ru/news/33375

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев