Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президент лицейлары

Тиздән Россиядә президент лицейлары барлыкка килергә мөмкин. Бу мәсьәлә буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы җәмәгатьчелек советында фикер алышу узачак. Әлеге лицейларда, гадәти мәктәпләрдән аермалы буларак, төгәл һәм табигать фәннәре тирәнтен өйрәтеләчәк, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә аеруча зур әһәмият биреләчәк. Төп максат - булачак инженер яки галимне Россиядә эшләргә...

Тиздән Россиядә президент лицейлары барлыкка килергә мөмкин. Бу мәсьәлә буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы җәмәгатьчелек советында фикер алышу узачак.

Әлеге лицейларда, гадәти мәктәпләрдән аермалы буларак, төгәл һәм табигать фәннәре тирәнтен өйрәтеләчәк, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә аеруча зур әһәмият биреләчәк. Төп максат - булачак инженер яки галимне Россиядә эшләргә калдыру.

Бу төр белем бирү йортларын Россиянең һәр федераль округында булдыру планлаштырыла: ил буенча барлыгы 9 лицей эшләячәк. Аларга олимпиадаларда җиңгән яисә әңгәмәне уңышлы үткән 7-9нчы сыйныф укучыларын алачаклар. Лицейларны ел саен 200-250 кеше тәмамлар дип көтелә. Мәктәп программасындагы фәннәрдән тыш, әлеге яңа төр уку йортларында өстәмә белем бирүгә дә аерым игътибар биреләчәк. Укучылар үзләре кызыксынган юнәлешләр, гуманитар дисциплиналар, мәдәни проектлар буенча ирекле фәнни иҗат белән шөгыльләнә алачак. Бөтенроссия мәгариф фонды президенты Сергей Комков сүзләренчә, яңа лицейлар өчен программалар эшләү 300 млн сумга төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X