Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин машина ягулыгына бәяләр арту мәсьәләсе буенча сорауга җавап бирде

«Туры элемтә» барышында президентка бер литры 45 сум торучы солярка ягулыгы турында сорау бирделәр.

Хәзерге вакытта Владимир Путин белән «Туры элемтә» бара. Онлайн-проект башында хәбәр итүләренчә, россиялеләрдән якынча 2 млн сорау килгән. Бензинга бәяләр арту турындагы сорау — иң күп бирелгәннәренең берсе.

Санкт-Петербургтан Алексей Караваев ягулыкка бәяләр арту мәсьәләсен күтәрде: «Солярканың литры 45 сум, түзәрлек түгел. Без 18 март көнне шундый зур сайлауда катнаштык, Сезнең өчен бөтен ил тавыш бирде. Нәрсә дә булса эшләгез».

Владимир Путин бу мәсьәләнең чыннан да күпләрне борчуы белән килеште һәм хакимият моның буенча берничә карар кабул итүе турында белдерде: «Бу дөрес түгел, болай булырга тиеш түгел. Бу энергоресурслар өлкәсендә төгәл булмаган эшләр нәтиҗәсе. Нефтькә бәяләр күтәрелде. Акциз 2 һәм 3 мең сумга төште, 1 июльдән акцизны күтәрергә дигән ниятне гамәлдән чыгарырга карар кылынды».

Шунда ук президент энергетика министры Александр Новак белән элемтәгә чыкты. Министр белдерүенчә, майда 5,6 процентка бәяләр арту теркәлгән, хәзерге вакытта бәя арту туктатылган, әлеге хәлне стабильләштерү буенча чаралар күрелә. Ә вице-премьер Дмитрий Козак хакимият 30 майда ук нефть компанияләре белән бәяләрне «туңдыру» турында килеште, диде.

 

http://maydan.tatar/putin-mashina-yagulygyna-beyaler-artu-meselese-buencha-sorauga-javap-birde/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X