Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • «Пычрак кул авырулары»н ничек булдырмый калырга?

    Җәй җитте дә, авырулар китте дип куана торган түгел, алар безне адым саен сагалап тора. Бигрәк тә йогышлы авырулар, агулану очраклары җәй көне ешаюны исәпкә алып, алдан хәстәрен күреп тору беркемгә дә зыян итми, чөнки ел буе көтелгән ялларны «пычрак кул» аркасында килеп чыккан авырулар бозарга мөмкин.

    Алай гына да түгел, вакытында дөрес дәваланмау, аягөсте генә уздырырга тырышулар кайбер аяныч нәтиҗәләргә дә китерүе бар. Әлеге бәлаләрдән алдан саклану һәм җәйне сәламәтлеккә зыян китерми генә уздыру буенча Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы экспертлары киңәшләрен бирде.

    Балалар клиник хастаханәсенең эпидемиология бүлеге җитәкчесе Илсөя Фазулҗанова, җәй көне иң күп таралган йогышлы авырулар исемлегенең башында кискен эчәк инфекциясе авырулары тора, ди. Аны икенче төрле «пычрак кул авыруы» дип тә йөртәләр. Аның ике төре була – бактериаль һәм вируслы. Бактериаль табигаткә ия булган сальмонеллез, дизентерия, иерсиниоз, холера азык-төлек токсикоинфекцияләре белән беррәттән вируслы ротовирус, энтеровирус, аденовирус, А гепатиты кебек авыруларның таралуы күзәтелә. Гельминтоз, хайваннардан иярә торган тимрәү кебек авыруларны эләктерү очраклары да нәкъ менә җәй көне ешая. Бөҗәкләр һәм эт тешләү очракларының хәзер артуын исәпкә алсаң, үзе бер «букет» булырлык. Җәйнең җиләк-җимеш, яшелчә һәм гөмбәләр өлгерә торган вакытында агулану очраклары арта.

    – Кискен эчәк инфекцияләренең билгеләре бер-берсенә охшаш, – ди Балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностик бүлеге җитәкчесе Лилия Зыятдинова. – Авыру вакытында температура күтәрелә, хәлсезлек, күңел болгану һәм эч китү күзәтелә. Авыруны өч яшьтән кечерәк булган балалар авыр кичерә. Ротовирус белән күбрәк прививка ясалмаган балалар авырый. Кискен эчәк инфекциясе организмда суга кытлык тудыруы белән куркыныч. Вакытында кирәкле күләмдә су белән тулыландырып тормаганда, баланың төрле органнар системасы зыян күрергә мөмкин. Әгәр күңел болгану үтмәсә, балага хастаханәдә ярдәм күрсәтү сорала. Бактериаль характердагы эчәк инфекциясе авырулары булганда, антибиотиклар белән дәвалана.

    Профилактика чараларына килгәндә, «пычрак кул авырулары»н булдырмау өчен, кулны еш юарга кирәк, бигрәк тә балаларга кул юу гадәтен сеңдерергә, спрейлар кулланырга өйрәтергә кирәк. Эчәк инфекциясе авыруларын булдырмауның тагын бер юлы – шешәле чиста су яки кайнаган су эчү. Сулыкларда су коенганда, ялгыш су йоту да күңелсез хәлләргә сәбәпче булырга мөмкин. Берничә ел элек Казанда тыелган урында су коену холера авыруының таралуына сәбәпче булган иде.
    – Ротовирус белән авыру очрагы җәен түгел, ә кышын күбрәк була, – ди Татарстанның Сәламәтлек сак­лау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Халит Хәертынов. – Коксаки, эховируслар энтеровируслар­га керә. Энтеровирусларның төрләре бик күп, ул теләсә кайсы органга яки органнар системасына зыян салырга мөмкин, – ди белгеч.

    Энтеровирус белән авырган вакытта, ашкайнату системасы «көйсезләнү», тәнгә бетчәләр чыгу, авыз куышлыгы бозылу, югары температура белән беррәттән ОРВИ белән авыргандагы кебек билгеләр күзәтелергә мөмкин. Энтеровирусның иң куркыныч очрагы – нерв системасына зыян килү, нәтиҗәдә циррозлы менингит, энцефалит кебек җитди авырулар барлыкка килеп чыгарга мөмкин. Мондый очракта хастаханә шартларында дәвалану зарур. Тагын да авыр формасы булып йөрәккә зыян килү, кардит авыруы башлану тора.

    Җәй ахыры-көз башы тычкан бизгәге йоктыру очраклары ешая. Гадәти ОРВИга охшаган билгеләр белән беррәттән, бил ­тирәсендә авыр­ту барлыкка килү, бәвел күләме кимү, канда тромбоцитлар саны кимү – тычкан бизгәге билгеләре. Шунлыктан табигатькә чык­канда гап-гади кагыйдәләрне үтәү дә безне күп кенә бәлаләрдән саклап калырга мөмкин.

    Эчәк инфекциясе вакытында истә тотарга 3 КИҢӘШ

    1. Күп итеп кайнаган су яки регидрон эчәргә.
    2. Сорбентлар кабул итәргә.
    3. Ашауга игътибар итәргә кирәк, сөт ризыклары кулланудан тыелып торыгыз. Авырган вакытта суда пешерелгән ботка ашау белән чикләнегез.

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/pychrak-kul-avyrularyn-nichek-buldyrmyy-kalyrga

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: