Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Радик Юльякшин: «Попугай кебек киенеп, авыз ачып торучы гына түгел мин»

Эстрадада «кассалы артист» дигән төшенчә бар. Концертына билетлар тиз арада сатылып бетә торган, тамашалары аншлаг белән уза торган җырчыларны шулай атыйлар. Андый йолдызлар татар эстрадасының күк гөмбәзендә бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - Радик Юльякшин, ягъни Элвин Грей. - Радик, «Элвин Грейдан татар милләтенә файда юк», - дигән фикерләр...

Эстрадада «кассалы артист» дигән төшенчә бар. Концертына билетлар тиз арада сатылып бетә торган, тамашалары аншлаг белән уза торган җырчыларны шулай атыйлар. Андый йолдызлар татар эстрадасының күк гөмбәзендә бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - Радик Юльякшин, ягъни Элвин Грей.

- Радик, «Элвин Грейдан татар милләтенә файда юк», - дигән фикерләр яңгырады. Бу хакта нәрсә әйтерсең?

- Бу турыда беренче ишетүем. Файда китерә аламмы, юкмы - тамашачы хәл итәр, ә мин моннан соң да тырышып хезмәт куярмын. Тәнкыйть бар икән, димәк, иҗатымны күзәтәләр. Ә менә эшләп, эшләп тә сүз әйтмәсәләр, кайгыга салыныр иде.

- Аншлаг белән узган концертларыңның сере нәрсәдә?

- Монда бернинди дә сер юк. Минем хакта коллегаларым нинди фикер йөрткәнен дә беләм. Янәсе, кайдандыр килеп чыктым да, бик җиңел генә елына 300 концерт куеп йөрим. Мине йолдыз итүгә продюсерым миллионнар сарыф иткән, Мәскәү музыкантларыннан җырлар, аранжировкалар ясаткан да, җырчы иткән, ә мин, попугай кебек киенеп, авыз ачып кына йөрим икән.Эстрадада «кабыныр» алдыннан, биш ел буе Мәскәүдә студиядә бикләнеп, җырлар иҗат иттем. Россия шоу бизнесы, аранжировка ясаучылар, композиторлар, җырчылар белән таныштым. Һәм бу аралашулардан мин, губка кебек, бары тик кирәклесен, файдалысын сеңдерә бардым. Кыскасы, аншлаглы концертлар ул -иҗатым һәм үз өстемдә биш ел ярым эшләүнең нәтиҗәсе.

- «Элвин Грей» проектында сәхнәгә чын яшеңнән күпкә бәләкәйрәк образда чыгасың. Тормышка карашың формалашкан кеше буларак, әле дә 15 яшьлек булып кылану авырга туры килмиме?

- Дөресен генә әйткәндә, үземне әле дә егермесе тулмаган малай кебек хис итәм. Төс-кыяфәтемә карап, яшемне әйтү кыен. ЮХИДИ хезмәткәрләре еш кына паспортымны сорый, янәсе, машина йөртергә башым яшь әле. Күпләр өчен мин мәктәп укучысы булып калам. Шуңа күрә, «Элвин Грей» да - «яшьсез» проект. Бер җирдә дә минем чын яшемне әйтмибез.

- Дуэтларыңа да тукталып китәсем килә. Кайсын гына алма - җырлар халыкка яхшы таныш, хитка әверелә. Альбина Хәкимова белән башкарган «Ашкына, гомер»дән башлап, әле күптән түгел Гүзәл Уразова белән яздырган «Красивая, хороший»га кадәр...

- Дуэтларга карашым җитди. Һәрчак продюсерым белән киңәшләшәм. Теләсә кем белән дуэт яздырып булмый, тембрлар буенча туры килү дә бик мөһим. Дуэтларны беркайчан да коммерция нигезендә башкармыйм. Кем миңа кадерле, кемнең иҗаты якын һәм күңелемә кергән - бары тик шуның белән генә җырлаячакмын. Аларның хитка әверелүенең дә сере шундадыр. Теләгән бар кеше белән дә дуэт җырлап чыктым. Ә, юк! Бер кеше бар икән. Анысы шулай ук кызыклы дуэт булырга тиеш. Кем белән икәнен әлегә сер итеп калдырам, әмма тиздән беләчәксез.

- Эстрадада продюсерсыз да эшләп буламы?

- Эшләргә була, әмма уңышлы булыр микән?! Яныңда һәрвакыт хаталарыңны күрүче, тәнкыйтьләп торучы кеше булырга тиеш. Ул - остаз да, укытучы да, беркайчан да ялагайланмый, икейөзлелек белән шөгыльләнми. Андый кеше булмаса, үсеш тә юк дигән сүз. Ә бары тик: сүлпәнлек, онытылу, бәла...

- Гастрольләрдә әниең гел синең белән...

- Ул минем фәрештәм, талисманым. Ул киемемне дә үтүкләп бирә, чәйне дә кайнарлатып тора. Аңа бар эшемне дә тулысынча ышанып тапшыра алам. Командамда әнием белән бергә 11 кеше. Гастрольләрдә ул минем генә түгел, ә бөтен коллективның әнисе. Аның белән барыбызга да җылы һәм тыныч.

- Костюмнарың хакында да сөйләшик әле. Аларның дизайнын стилистлар уйлап табамы? Кайбер костюмнарың, дөресен генә әйткәндә, бигрәк сәер...

- Минемчә, сәхнә киеме ул - үзе бер мәдәният. Урамга да, дискотекага да, кунакка да, зур сәхнәдәге концертка да бер кием киеп булмый. Сәхнә киемен яңартып тору да мөһим. Биш ел буена бер күлмәк киеп йөргән җырчылар бар. Бу кызык та, кызганыч та. Киемне үзең түгел, ә стилистлар, дизайнерлар белән берлектә уйлап чыгарырга тиешсең. Сиңа матур булып тоелган киемнең сәхнәдә бөтенләй «югалуы» да бар. Әйе, килешәм, кайбер костюмнарым бигрәк сәер. Дизайнерлар тәкъдим иткәч, моны ничек киярмен дип, үзем дә аптырап куям. Әле киләчәктә тегелгәннәре бөтенләй «телсез» калдырыр (көлә). Мәсәлән, кемдер мин кигән плащларны аңлап бетерми. Сүз дә юк, классик кием матур, әмма бөтен кеше дә сәхнәгә костюм киеп, галстук тагып чыкса, кызыгы каламы соң?

- Костюм белән генә эш бетми. Тулысынча образ тудыру мөһим. Костюмга килешле итеп прическа эшлисең. Шоу-бизнесның нигезе булып иң тәүдә образ тора да инде.

- Гомумән, җырчы шоу­бизнеста башкаручы гына булып кала алмый. Ул актер да. Яхшы шоу өчен имиджны үзгәртергә кирәк дигән караштамын. Мәсәлән, Иван Дорн сәхнәгә үкчәле аяк киеме киеп чыкты. Әлбәттә, бу нормаль күренеш түгел, әмма матур шоу.

- Тормышта син нинди?

- Шат күңелле, шаян булырга тырышам. Житди булуны таләп иткән чаклар да бар. Ул, миңа калса, тәрбиядән тора. Әни миңа дөрес тәрбия бирде. Аның алдында баш иям.

Әңгәмәдәш - Азалия Исмәгыйлева

http://shahrikazan.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X