Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

РБК медиахолдингы Яр Чаллы турында фильм төшерәчәк

РБК-ТВ шеф-редакторы Кирилл Токарев җитәкчелегендәге төшерү төркеме бүген Чаллыда эшли.

Автокалага багышланган сюжет Россиянең моношәһәрләре турында махсус репортажлар циклында күрсәтеләчәк. Журналистлар инде BRANDSTEEL сервис металл эшкәртү үзәге презентациясендә булдылар. Программада шулай ук Haier суыткычлар җитештерү заводын һәм "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятендә булу каралган.Хәзерге вакытта төшерү 41нче мәктәптә алып барыла. Мәгариф учреждениесе буйлап экскурсия хезмәт кабинетыннан башланды: «Бездә балалар бик күп – бу сөендерә», – диде мәктәп директоры Рөстәм Хуҗин әңгәмәсендә. – "Кешеләр безнең шәһәргә омтыла. Мин моны гариза кабул иткәндә мәктәп директоры буларак күрәм. Кешеләр яшәү урыны сыйфаты буенча безнең шәһәргә өстенлек бирәләр, монда яшәү һәм эшләү теләге белән төрле төбәкләрдән һәм районнардан киләләр".Журналистлар мәктәп җитәкчелеге белән генә түгел, каникуллар вакытында төрле проектларны өйрәнү белән шөгыльләнүче укучылар белән дә аралаша алдылар.Моннан тыш төшерү төркеме шәһәрнең башка социаль объектлары буенча да узачак: Яр Чаллы политехника көллияте, «Альбатрос» бассейны, Боз сарае, Орган залы һәм башкалар. Махсус репортажның чыгу вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез. Мәгълүмат шәһәр сайтында урнаштырылачак.

 

http://nabchelny.ru/news/35802

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев