Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өрек белән кара җимешне ешрак ашагыз!

Өрек белән кара җимеш файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар, биофлавоноид, шикәр, органик кислоталарга байлыгы белән кипте­релгән җиләк-җимеш арасында чемпион булып тора. Иң мөһиме - абрикос белән кара җимешне киптергәндә алар файдалы үзенчәлекләрен югалтмый, тулысынча саклап кала. Шуңа да бу җимешләрне көндәлек рационына керткән кешеләр бик дөрес эшли.

Өрек аскорбин кислотасына, В, РР, А провитаминнарына бик бай. Минерал составы буенча анда тимер, көмеш, магний өстенлек итә. Бигрәк тә өректә йөрәк сәламәтлеге өчен кирәкле бик мөһим элемент - калий бар. Ул организм өчен файдалы һәм җиңел үзләштерелә торган табигый формада булуы белән дә отыш­лы. Шулай ук, өрек, күрәгә файдалы табигый шикәр - фруктоза белән глюкозага бай булуы белән дә аерылып тора. Сәламәтлек өчен кешегә көненә 5-10 данә күрәгә ашап кую да җитә. Анемия белән җәфаланучыларга абрикос аеруча файдалы, шуңа аны сезонында күбрәк кулланырга һәм кайнатма, компот әзерләп куярга кирәк.

Кара җимешнең дә кеше сәламәтлеге өчен файдасы күп булуы билгеле. Киптерелгән кара җимеш глюкозага, фруктозага, органик кислоталарга, клетчаткага бай. Шулай ук, анда минерал матдәләр - натрий, калий, кальций, фосфор һәм тимер күп. Органик кислоталарга бай булуын аеруча билгеләргә кирәк. Кара җимештә, шулай ук, алма, лимон, кузгалак һәм салицил кислоталары барлыгы ачыкланган. Бу җимештәге пектин һәм клетчаткалар ашказаны-эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, метаболизмны тизләтә, башка ризыкларны җиңелрәк үзләштерүгә ярдәм итә.

Әгәр сез әлегә кадәр бу җимешләрне көндәлек рационыгызга кертмәгәнсез икән, киңәшләребезне искә алыгыз.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев