Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Резидентлар саны артты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек булдыру турында килешүләр төзүгә бирелгән гаризаларның өчесен дә хуплаган.

Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.”Комиссия утырышында инвестицияләрнең гомуми күләме 370 млн сум булган өч гариза каралды”, диелђ ђлеге хђбђрдђ. Металл эшкәртүче үзәк булдыру буенча (“Кама Трейд Татарстан” компаниясе) проект кысаларында 131 эш урыны булдырылачак, 600 млн сум инвестиция кертеләчәк.  Аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, Моношәһәрләр үстерү фонды хуплаган. Комиссия әгъзалары да проектны бертавыштан кабул иткән.

Йөк күтәрү җайланмалары өчен запас частьләр җитештерү проектын ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы хуплаган. Комиссия әгъзалары бу проектны да бертавыштан кабул иткән. Икенче тапкыр карала торган “Химресурс” фәнни-җитештерү компаниясе” гаризасын да хуплаганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев