Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәхмәт сезгә өлкәннәр

Өлкәннәрне хөрмәтләү аларга карата игътибар һәм мәхәббәт уяту максатыннан 18 нче мәктәптә үзенчәлекле кичә уздырылды. Укучылар анда үзләренең әби-бабаларын чакырдылар. Аларга үз куллары белән ясаган сувенирлар, тәбрикләү открыткаларын тапшырдылар. "Йолдыз" театр студиясендә шөгыльләнгән укучылар өлкәннәрне шигырьләр сөйләп сөендерделәр, җырлап - биеп күңелләрен күтәрделәр. Чал чәчле шәһәрдәшләребез үзләренең кайсы өлкәдә хезмәт...

Өлкәннәрне хөрмәтләү аларга карата игътибар һәм мәхәббәт уяту максатыннан 18 нче мәктәптә үзенчәлекле кичә уздырылды. Укучылар анда үзләренең әби-бабаларын чакырдылар. Аларга үз куллары белән ясаган сувенирлар, тәбрикләү открыткаларын тапшырдылар.

"Йолдыз" театр студиясендә шөгыльләнгән укучылар өлкәннәрне шигырьләр сөйләп сөендерделәр, җырлап - биеп күңелләрен күтәрделәр. Чал чәчле шәһәрдәшләребез үзләренең кайсы өлкәдә хезмәт иткәннәре турында сөйләделәр, һөнәр үзенчәлекләре белән таныштырдылар, оныклары белән булган кызыклы вакыйгаларны да искә алдылар.

"Милли бизәк" клубында шөгылләнүче укучылар да мәктәпнең ашхәнәсендә лаеклы ялдагы укытучылар өчен махсус концерт программасы әзерләде.

Мәктәп директоры Гайнуллин Наил Загидулла улы кунакка килгән өлкән яштәге апаларга һәм бабайларга сәламәт, бәхет, озын гомер теләп кичәдә катнашучыларның барысына да олы рәхмәтләрен җиткерде.

Эльмира Солтанова,

КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев