Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ринас Әхмәтов: “Һәр җырчының үз тамашачысы бар, аларга хыянәт итмичә, зәвыклы концертлар күрсәтергә кирәк”

Киләчәк яшьләр кулында, дигәндә, нигәдер мин күз алдыма Ринас Әхмәтовны китерәм. Халкыбыз җыр-моңнарын үз замандашларына җиткергән, матур көй-моңнар иҗат итеп күңелләргә үтеп кергән өчен дә, мөгаен. "Һәр милләтнең үз дине бар, үз кыйбласы, үз моңы, таңнардан таңга күмелеп, яшәсен татар халкы" дип җырлавы егетнең милләтен ихлас яратуы турында сөйли. Әйе,...

Киләчәк яшьләр кулында, дигәндә, нигәдер мин күз алдыма Ринас Әхмәтовны китерәм. Халкыбыз җыр-моңнарын үз замандашларына җиткергән, матур көй-моңнар иҗат итеп күңелләргә үтеп кергән өчен дә, мөгаен. "Һәр милләтнең үз дине бар, үз кыйбласы, үз моңы, таңнардан таңга күмелеп, яшәсен татар халкы" дип җырлавы егетнең милләтен ихлас яратуы турында сөйли.

Әйе, Ринас Әхмәтовны тиз арада халык үз итте. Хәзер ул зал тутырып тамашачы җыя. Бәйрәмнәрдә аның чыгышларын күрү үзе бер рәхәт мизгелдер. Ринасның иҗаты, тормышы белән кызыксынучылар артканнан-арта. Күпсанлы газета укучыларыбызның соравын искә алып, без аның белән әңгәмә кордык.

- Ринас, син тумышың белән кайсы яклардан?

- Табигате, атаклы шәхесләре белән дан тоткан Актаныш районыннан булуым белән үземне бәхетле саныйм. Анда Чирү дигән бер кечкенә авыл бар. Шунда дөньяга килеп, тәпи басканмын. Гаиләдә җиде баланың иң соңгысы - төпчек булып туганмын. Шуңа да иркәрәк, кадерлерәк бала булганмын. Әтием Рифкать исемле, әнием - Гөлзәйнәп.

- Кулыңа беренче тапкыр гармун алган көнеңне хәтерлисеңме?

- Биш яшем тулгач, бабам кулыма гармун тоттырды да уйнарга өйрәтә башлады. Шул вакыттан бирле җыр-моңга гашыйк мин. Унбер яшемдә әткәй тальян гармун сатып алып бирде. Укырга авылыбыздан өч чакрымдагы Әтәс авылы мәктәбенә йөрдем. Мәктәптә укыганда кулыма баян алдым, торган саен остара бардым. Мәктәп концертларында чыгыш ясарга киреләнсәм дә, күп тапкырлар Актанышка смотр концертларына барганым булды. Мин анда җырладым. Шулай да, смотр концерты белән бәйле бер вакыйга хәтеремдә саклана. Өченче класста укыганда, "Саратский" гармуны белән район сәхнәсендә чыгыш ясарга тиеш идем. Мәктәпкә чакырдылар, көтә-көтә хәл бетте, мине Актанышка алмадылар. Чәй эчтем дә, үпкәләп өйгә кайтып киттем.

- Төпчек баланың характеры үзенчәлекле була бит инде ул. Аны барыннан да артыграк яраталар...

- Шулай, ләкин мин кайчакта тыныч холыклы, кайчакта бик шук, җор малай идем, җырлап-биеп, шаяртып алу минем өчен гадәти хәл. Өлкәннәр эш кушсалар, ялындырып тормадым. Бүген, Аллага шөкер, әти-әнием исән-сау. Туганнарым Чаллыда да бар, бер абыем авылда яши, башка абый-апаларым күрше Әтәс, Чәчердә үз гаиләләре белән гомер итәләр. Бик дус-тату, хәл белешеп яшибез.

- Мәктәптә укыганда киләчәгеңне күз алдына китерә идеңме?

- Тугызынчы класста укыганда әни белән әти синтезатор бүләк иттеләр. Мәктәпне тәмамлаганда тәмам җыр-моңга гашыйк бер кеше идем. Шуңа да, Чаллыга килеп, сәнгать училищесына укырга кердем. Гармунда, синтезаторда яхшы уйныйм, миңа тынлы уен коралы фагот буенча белем бирә башладылар. Авылдан килгән, нота белмәгән малайга биредә уку, музыка серләренә төшенү бәхетле вакытларның берсе булды.

- Ринас, сине 2000 елларда Виталий Агаповның "Моңлы Чаллы" студиясе музыканты буларак белә идек. Мөгаен, биредә эшләү сиңа югарыга үрләү өчен баскыч булгандыр...

- Мин училищедан соң Концертлар залында эшли идем. Шунда мине Виталий Васильевич күреп алды да үзенә эшкә чакырды. Мин күпчелек синтезаторда уйнасам да, концертларда сирәк булса да җырлый идем. Алинә һәм Динә Гарифуллиналарга да ярдәм итеп җырлап торганым булды.

- Без бит әле сине матур-матур җырлар язучы итеп тә беләбез...

- 2007 елны мин Чаллыда үземнең беренче мөстәкыйль концертымны куйдым. Аннан Тукай районнары авылларында күрсәттем. Шул вакытта кулыма Зөлфия Нигманованың шигырьләр җыентыгы килеп керде. Шуннан "Яратам" дигән шигырьнең сүзләренә көй яздым. Бу җырны күп музыкантларга, композиторларга күрсәттем, барысы да әйбәт, диделәр. Ләкин беркемгә дә үземнеке икәнлеген әйтмәдем. Соңыннан баянчы Шәфәгать Салиховка тыңлаткач, күңелемдә ышаныч туды. Ул: "Шәп җыр, авторлары кем", - дип сорады. Мин: "Башкортстаннан алар", - дип алдаштым. Чыннан да әйбәт булуын аңлагач, үземнеке икәнен әйттем. Шуннан җырлар иҗат итә башладым. Бүгенге көндә иллегә якын җырым бар, дөресрәге, санап караганым юк.

- Халык кайсыларын аеруча яхшы кабул итә?

- "Мин яратам сине, тормыш", "Көтәм әле", "Күңел күзе", "Мәхәббәт яңгырлары" һәм башка җырларымны тамашачылар концертларда бик җылы кабул итәләр.

- Ринас, синең үз иҗат төркемең бармы? Концертларны ничек оештырасың?

- Үз төркемеңне булдыру өчен даими концертлар куеп, хезмәткәрләрне хезмәт хакы белән тәэмин итеп торырга кирәк. Мин бит әле "Чишмә" милли мәдәниятләр үзәгендә дә эшлим. Шуңа чыгышларымны иҗади дусларым белән бергә оештырам. Тавыш аппаратурасын арендага алам, башка кирәк-ярак белән дә дуслар-танышлар ярдәм итә. Мин елына, сагындырып кына, берничә концерт бирәм.

- Синең әле күптән түгел генә беренче клибыңны күрергә насыйп булды...

- Башта клипны тиз ритмлы җырга ясарга теләгән идем, аннан Лилия Сәлахетдинова сүзләренә язылган "Яшиселәр килә мәңге бергә" дигәненә тукталдым. Тиз җырлана торганнары күп, ә мин салмак, моңлы җыр клибын эшләү урынлы булыр, дип уйладым.

- Чаллыда Ринас Әхмәтов концерт куя дигән хәбәр ишеттем. Шул дөресме?

- Әйе, 11-12 мартта Сара Садыйкова исемендәге концерт залында өр-яңа программа күрсәтәчәкбез. Ул бик кызыклы итеп төзелгән. Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Рөстәм Гыйләҗев, Руслан Ибраһимов маҗаралы итеп алып барачаклар. Барлык серләрне дә ачып бетермим, тамашачылар үзләре килгәч, барысын да күрерләр. Дәртле биюләр дә бар. Әле беркем ишетмәгән яңа җырларымны тәкъдим итәчәкмен.

Зөлфия Тимерова дигән җырчыбыз булачак. Казаннан чакырылган махсус кунак - Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров үзенең матур җырларын яңгыратыр.

- Газета укучыларга гаиләң турында сөйләп китсәң иде.

- Тормыш иптәшем Лилия исемле. Аллаһы Тәгаләнең бүләге - Самира исемле кызыбыз бар. Без хәзер аның һәр нәни генә уңышына да сөенеп яшибез, яратып тәрбиялибез. Тормыш иптәшем банк системасында хезмәт куя. Әле яңа гына фатирлы булдык. Бер-беребезне яратып, матур яшибез.

- Ринас, бүгенге чуар татар эстрадасы хакында фикерең нинди? Ул кайберәүләргә ошамый, кемнәрдер уңай карый...

- Татар эстрадасы үсештә дип уйлыйм. Кемнедер хурларга җыенмыйм, минем үземне дә тәнкыйтьләргә мөмкиннәр. Бүгенге көндә әле генә кабынган йолдызларга уңышлар гына телисем килә. Һәр җырчының үз тамашачысы бар. Аларга хыянәт итми генә зәвыклы концертлар күрсәтергә кирәк.

- Әңгәмәң өчен рәхмәт. Сиңа яңа иҗат биеклекләре телибез. Матур, моңлы җырлар язып, халкыбызны сөендер, концертларың уңыш белән узсын.

Мирһади Разов сөйләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев