Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үрнәк гаиләләр

27 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән республиканың үрнәк гаиләләре өчен тантаналы мәҗлес оештыра. Анда Чаллыдан Елена белән Владимир Чагиннар һәм Елена белән Юрий Соленовлар гаиләләре дә барачак. Владимир Чагин - Чаллыны бөтен дөньяга таныткан күренекле спортчы. Ул "КАМАЗ-Мастер" командасы белән Дакар ярышларында узышып, күп тапкырлар...

27 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән республиканың үрнәк гаиләләре өчен тантаналы мәҗлес оештыра. Анда Чаллыдан Елена белән Владимир Чагиннар һәм Елена белән Юрий Соленовлар гаиләләре дә барачак.

Владимир Чагин - Чаллыны бөтен дөньяга таныткан күренекле спортчы. Ул "КАМАЗ-Мастер" командасы белән Дакар ярышларында узышып, күп тапкырлар чемпион исемен яулады. Ул - Пермь өлкәсенең Нытва шәһәрендә, тормыш иптәше Волгоград өлкәсенең Жирновск шәһәрендә туып-үскән. Язмыш аларны яшьлек каласы Чаллыда очраштырган. 1987 елда КамПИда лекциядә утырганда, автомобильләргә мәхәббәт бу гаиләне гомерләре буена озата барыр дигән уй башларына да килмәгәндер, мөгаен. Нигезендә бер-берсенә карата ихтирам, тугрылык, мәхәббәт яткан гаилә былтыр көмеш туен билгеләп үтте. Чагиннарны автомобиль спортына мәхәббәт тә берләштерә.

Спортта җиңүләргә юлны Владимир Геннадьевич 1988 елда "КАМАЗ-Мастер" командасында механик булып башлады. Ә 1990 еллар уртасында пилот булып, Россия җитәкчеләре алдында җаваплылык тоеп, халык ышанычын аклап ярышларда катнашты. 2013 елдан - "КАМАЗ-Автоспорт" командасы җитәкчесе. Гаиләсе һәрвакытта аның таянычы һәм терәге булды.

1996 елда илебез автоспортында беренче зур җиңү яуланды - Владимир Чагин "Мастер-Ралли" Дөнья Кубогында үзенең экипажы белән финишка беренче килде. Аннан соң Владимир "Дакар" ярышларында җиде тапкыр чемпион булды, ике тапкыр Дөнья Кубогында җиңде. 2003 елда "Россиянең иң яхшы узышчысы исеменә лаек булды. Ул "КАМАЗ-Мастер"ның ярыш машиналарын проектлый, җыя, үзе шуңа утырып узышка да чыга иде. "Шунысы сөенечле, Татарстанда спортка зур игътибар бирелә. Универсиада уңыш белән узды. Казанда зур спорт үзәкләре төзелде. Хәзер Президент тәкъдиме белән 45 муниципаль районда спорт мәйданчыклары төзелә.

Рөстәм Нургалиевич эше тыгыз булуга карамастан, автоузышларда катнашырга да вакыт таба. "КАМАЗ-Мастер" командасы белән кызыксына, даими ярдәм кулы суза. Дакар ярышларында җиңгәч, беренче булып тәбрик сүзләрен ирештерә. Без, "КАМАЗ-Мастер" командасы спортчылары, зирәк сәясәт алып барганы һәм спорт белән дус булганы өчен Президентыбызны хөрмәтлибез", - ди Владимир Геннадьевич.

Владимир Чагин спорттагы казанышлары өчен Россиянең һәм Татарстанның атказанган спорт мастеры дәрәҗәсенә иреште. IV дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен", Батырлык, Почет Билгесе һәм Дуслык орденнары белән бүләкләнде.

Ул - гаиләдә яраткан ир, хөрмәтле һәм үрнәк әти. Хатыны Елена белән ике малай тәрбияләп үстерделәр. Беренче уллары Вадим Казан музыка училищесында укый: көйләр яза, матур итеп җырлый, гитарада һәм башка музыкаль инструментларда уйный. Төпчекләре Игорь - мәктәп укучысы. Ул төрле техника белән идарә итәргә ярата.

Чагиннар өендә бүген дә мәхәббәт, үзара хөрмәт, тугрылык кебек асыл сыйфатлар хакимлек итә. Шуңа да гаиләләре күпләргә үрнәк аларның. 2013 елда Чагиннар тантаналы шартларда "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән дә бүләкләнделәр.

Шәһәребезнең тагын бер үрнәк пары Соленовлар исә балачактан бергә. Алар тәүге тапкыр дүртенче сыйныфта укыганда очрашалар. Җиденчедә исә, Юрий Еленага игътибар итә, сигезенчедә инде алар дуслашалар. Унынчыда бер парта артына утырып укый башлыйлар. Ә инде өлгергәнлек аттестаты алгач, гаилә дә корып җибәрәләр. 1990 елда гаиләгә бәхет өстәп, беренче кызлары Екатерина туа. Аннары, шатлык өстенә шатлык булып, бер-бер артлы Николай, Анна, Надежда, Эвелина дөньяга аваз сала.

Юрий Владимирович гаиләнең, аталарның җәмгыятьтәге ролен арттыру юнәлешендә максатчан эш алып бара. Аның тәкъдиме белән Чаллыда "Ана паспорты" барлыкка килде. Әлеге проект белән 2009 елда ул "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә "Ир-ат - изге йөрәк" номинациясендә җиңде. Соленовның бу проектын Россия Премьер-министры Д.Медведев та хуплады.

Чаллыда Юрий Соленовны "Аталар берлеге" иҗтимагый оешмасын оештыручы буларак та беләләр. Ул әлеге оешманың эшчәнлеге буенча Россия Дәүләт Думасында да берничә тапкыр чыгыш ясады. 2011 елда Соленовлар гаиләсе Ригада узган "Ата-аналар проекты" дип исемләнгән конференциядә катнашып, "Иң яхшы гаилә" дипломы белән бүләкләнде. Моннан тыш, аның тырышлыгы белән Чаллыдан "Бәхетле" яшь гаилә клубы Мәскәүдә узган унынчы фестивальдә катнашып, "Иң яхшы яшь гаиләләрнең студентлар клубы" номинациясендә җиңү яулады.

Соленовлар гаиләсенең бәхетле булуының сере - биредә һәр кеше бер-берсенә оҗмах шартлары тудырырга тырыша. Бүген алар ике оныкның кадерле әби-бабасы да. Юрий Владимирович үзләрен Татарстанда, Чаллыда яшәүләре белән бәхетле дип саный. "Без "Әтиләр берлеге"н Минтимер Шәймиев Президент вакытта оештырган идек. Әлеге эшебезне Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Безгә хөкүмәт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә. Республикада гаилә кыйммәтләренә игътибар арта. Гаиләдә аталарның ролен арттыру юнәлешендә шактый эшләнә. Республикада гаиләләрнең ныклыгы Президент өчен мөһим. Быел Рөстәм Нургалиевич үрнәк гаиләләрне кабул итә. Бу - мөһим чара. Чөнки гаиләләр нык икән, җәмгыять тә нык була. Без Президентыбыз алып барган сәясәтне хуплыйбыз", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев