Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор кагыйдә бозучыларны ачыклый

Чаллы  Роспотребнадзоры тарафыннан эпидемиягә каршы чараларны үтәмәгән өчен чит илләрдән килгән 53 гражданга  административ беркетмә төзелгән.

Роспотребнадзор кагыйдә бозучыларны ачыклый

Бүгенге көндә Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 560 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 292,1 туры килә, бу республика күрсәткеченнән 24%ка кимрәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы Лемуза Нәфигуллина әйтүенчә, Чаллыда белем бирү учреждениеләрен, җәмәгать туклануы предприятиеләрен, медицина һәм транспорт оешмаларын, сәүдә объектларын, балалар уен бүлмәләрен, югары уку йортларын тикшерү дәвам итә. Шулай ук чит илләрдән килгән гражданнар буенча да эш алып барыла. Чит илләрдән ялдан кайтучы шәһәрдәшләр коронавируска тест тапшырырга һәм бердәм дәүләт мәгълүмат системасында (ЕСИА) анализ нәтиҗәләрен өч көн эчендә күрсәтергә тиеш.

Чаллы  Роспотребнадзоры тарафыннан эпидемиягә каршы чараларны үтәмәгән өчен чит илләрдән килгән 53 гражданга  административ беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев