Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия Мәгариф министрлыгы тәрбиягә бала алган гаиләдә балалар санын чикләргә тәкъдим итә

РФ Мәгариф министрлыгы әзерләгән закон проекты буенча, 2020 елның 1 гыйнварыннан тәрбиягә бала алучы гаиләдә бала саны (үзенекен һәм тәрбиягә алганнарын да кертеп) өчтән артмаска тиеш. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Ведомство тарафыннан әзерләнгән закон проекты 2020 елның гыйнварыннан үз көченә керергә мөмкин.

Законга аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта уллыкка (кызлыкка) бала алучы гаиләдә балалар саны, үзенекеләр һәм тәрбиягә алганнарын да кертеп, 8 дән артмый. «Ә чынлыкта, уллыкка (кызлыкка) бала алучы гаиләдә балалар саны моннан артыграк та була», – диелә материалда.

Россия субъектларының күпчелеге (51) әлеге норманы саклый. «Гаиләгә ятим балаларны тәрбиягә биргәндә аларның санын чикләү тәрбия һәм белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, балаларның ятимнәр йортына кире әйләнеп кайту очракларын киметергә ярдәм итәчәк», – диелә министрлыкның аңлатма язуында.

Кичә РФ мәгариф министры Ольга Васильева уллыкка алу, аерым алганда, уллыкка (кызлыкка) бала алучыларга карата таләпләр белән бәйле закон нормаларын катгыйландыру планнары хакында белдергән иде. Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәләгә карата игътибарсызлык нәтиҗәсендә, гаиләгә тәрбиягә алынган балаларны көчләү һәм үтерү очраклары еш күзәтелә. Бүгенге көндә ятим балалар мәгълүмат банкында 48 мең анкета бар.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев