Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә пенсия түләргә акча җитәчәк, дип белдерде Путин

Пенсионерлар саны артканнан-арта баруга да карамастан, Россия пенсия түли алачак, дип белдерде Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә. «Пенсия яшен арттыру тарафдарлары фикеренчә, әгәр моны эшләмәсәк, гомер озынлыгы артуын исәпкә алып, эшләүчеләр саны кимиячәк, ә пенсиягә чыгучылар саны артачак һәм бу безгә пенесия системасын билгеле бер баланста тотарга мөмкинлек бирмәячәк», -...

Пенсионерлар саны артканнан-арта баруга да карамастан, Россия пенсия түли алачак, дип белдерде Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә.

«Пенсия яшен арттыру тарафдарлары фикеренчә, әгәр моны эшләмәсәк, гомер озынлыгы артуын исәпкә алып, эшләүчеләр саны кимиячәк, ә пенсиягә чыгучылар саны артачак һәм бу безгә пенесия системасын билгеле бер баланста тотарга мөмкинлек бирмәячәк», - диде Путин.

Президент ачыклык керткәнчә, «бу - дәүләтнең пенсия түли алмаслык хәлгә килеп җиткәнлеген аңлатмый».

«Ил пенсия түләрлек хәлдә булачак, түләүләрнең тукталуына бәйле катастрофик хәл килеп тумаячак», - дип ачыклык кертте ул.

Ил башлыгы пенсия яшен арттыру тарафдарларының шушы алымга таянуын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев