Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда төзекләндерелгән полиция бүлеген карады

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Шәһәр Советының XXX утырышында катнашу өчен автокалага эш визиты белән килде.

Эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан президенты, ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевбелән бергә 1нче "Автозаводский" полиция бүлеген карап чыктылар. Алар дежур частьта, гражданнарны кабул итү бүлмәсендә, шулай ук полиция бүлегенең башка биналарында булдылар.
Биредә гомумтөзелеш һәм буяу эшләре, шул исәптән электр үткәргечләре, җылыту, канализация һәм су белән тәэмин итү инженерлык системалары, идәннәр җәю, янгын сигнализациясе, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштыру эшләре башкарылды. Искергән җиһазлар  (өстәлләр, урындыклар, китап шкафлары) яңартылган. Административ бинаны ремонтлауга барлыгы 100 млн сумнан артык акча җәлеп ителгән. Эшләр «Евростиль» ҖЧҖ подрядчы төзелеш оешмасы тарафыннан алып барылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1нче “Автозаводский” полиция бүлеге 1976 елгы бинада урнашкан. Бүлек хезмәт күрсәтү зонасында 121 мең кеше исәпләнә. Бүген биредә 148 кеше эшли.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35452

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X