Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле: бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү, диде Татарстан Президенты.

Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле: бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү. Бу уңайдан Instagram социаль челтәрендәге битендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

«Гаилә - һәр кеше тормышында иң мөһиме. Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле. Иван Васильевич һәм Анна Прохоровна 60 елдан артык мәхәббәт һәм татулыкта яши – ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларына һәм оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Аларның тормышы Түбән Кама белән тыгыз бәйләнгән – Иван Васильевич яңа шәһәр салуга килгән төзүчеләрнең беренче отряды составында була», - диде ТР Президенты.

«Шул ук – бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү рецепты Балтач районыннан биш бала әти-әнисе булган Фирая Муллаҗан кызы һәм Булат Бакый улы Зыятдиновлар гаиләсендә дә. Казаннан Хафизовлар гаиләсе әле яшьрәк, әмма алар өчен дә гаилә нигезендә – ышаныч һәм үзара ярдәм тора», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Котлау ахырында Татарстан Президенты чын мәхәббәт кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә, диде һәм барысына да бер-берләрен хөрмәт итеп, гаилә бәхетен саклауларын теләде.

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Рус Православие Чиркәве элек-электән Русьтә гаилә һәм никахны яклаучылар дип саналган изгеләр кенәз Петр һәм княгиня Феврония Муромскийларны искә ала. 2008 елдан бәйрәм гомуммилләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә.

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X