Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Русия думасында туган телләрне ихтыярига калдыру канун өлгесен карау 19 июньгә күчерелгән

Туган телләрне мәктәпләрдә ихтыяри укыту турында 438863-7 номерлы канун өлгесен Русия думасында 19 июнь көнне караячаклар.

Бу турыда "Туган телләргә каршы канунга юк" инициатив төркеме хәбәр итә һәм карарның бер өлешен китерә.

Моның хакта шулай ук Русия думасының мәгариф һәм фән буенча комитетының карарында әйтелә.

Элегрәк әлеге канун проекты көз көне каралачак дип хәбәр ителгән иде.

Апрельдә Русия думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев Русия республикаларының милли телләрен укыту бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә булырга тиеш дигән канун өлгесен тәкъдим итте. Өлгедә милли телләрне укыту Русиянең дәүләт теле булган урыс телен өйрәнүгә зыян китермәскә тиеш диелә.

Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, хакимиятләре дә каршы чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев