Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабыйларга бүләккә – бакча

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кылды. Рөстәм Нургали улы яңа микрорайонда балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук капиталь төзекләндерелгән «Кама балалар медицина үзәге» эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев озата йөрде. Аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән "Чаллы бизәкләре" ("Челнинская мозаика") балалар...

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кылды. Рөстәм Нургали улы яңа микрорайонда балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук капиталь төзекләндерелгән «Кама балалар медицина үзәге» эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев озата йөрде.

Аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән "Чаллы бизәкләре" ("Челнинская мозаика") балалар бакчасы ишек алдында бәйрәмчә күтәренкелек. Әниләре янәшәсендә күбәләктәй бөтерелгән сабыйлар өчен иң бәхетле көн. Иртәгәдән алар шушы матур бакчага йөри башлыйлар. Биредә 13 төркемдә 240 сабыйны тәрбияләү күздә тотыла. Шул исәптән, 4 төркемдә тәрбия саф татарча алып барылачак. Замана таләбенә туры китереп төзелгән бинада балаларга дөрес тәрбия бирү, тиешле дәрәҗәдә мәктәпкә әзерләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Методика бүлмәсе, медицина блогы, туган телне өйрәнү кабинеты, музыка һәм спорт заллары, хәтта бассейнда да бар. Биредә тәрбияләнәчәк сабыйларның, әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең куанычын Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе уртаклашты. Сүз уңаеннан, шул ук көнне Кызыл Чаллы бистәсендә ачылган "Миләүшә" ("Фиалка") бакчасы да шундый ук уңайлылыклар белән җиһазланган. Һәр бакчаның төзелеше хөкүмәткә 147 457, 79 мең сумга төшкән.

- Узган ел республикада 56 мәктәпкәчә балалар учреждениесен файдалануга тапшырдык, быел тагын 10 000 сабыйга исәпләнгән 73 бакча сафка баса. Шул исәптән, 6сы Чаллыда. Бу - Татарстан тарихында абсолют рекорд. Гомумән, соңгы елларда гына Чаллы сабыйлары өчен 9500 урын булдырылды. Бүген ачылган бакчада 240 бала тәрбияләнәчәк. Шушы ук микрорайонда яңа мәктәп төзи башлыйбыз. Агымдагы елда гына республикада 13 яңа мәктәп төзү күздә тотыла. Безнең алда торган төп бурыч -социаль инфраструктураны үстерү: яхшы балалар бакчалары, мәктәпләр төзү, югары сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, парклар һәм скверларны төзекләндерү, - дип ассызыклап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Республикада социаль объектлар төзү, булганнарын төзекләндерү Президент программаларына нигезләп алып барыла. Россиядәге катлаулы икътисади шартларга карамастан, Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча уникаль проектларның берсе генә дә ябылмады. Бүгенге көндә 30ы да үсештә. Әйтик, Кама балалар медицина үзәге «2011 - 2012 елларда сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү» программасы кысаларында капиталь төзекләндерелде. 4 ел эчендә перинаталь үзәк һәм балалар хастаханәсе тулысынча яңартылды. Гомуми инвестицияләр күләме 190 млн сумга җитте.

Рөстәм Миңнеханов яңа гына ремонтланган "Г" блогын карады, медицина персоналы белән сөйләште, нәни пациентларны да игътибарсыз калдырмады Монда республиканың якындагы 7 муниципаль районына медицина хезмәте күрсәтелә. Шуны да әйтергә кирәк, балалар медицина үзәген капиталь төзекләндерү мәсьәләсен республика лидеры турыдан-туры хәл итте, ремонт барышын да һәрдаим күз уңында тотты. «Кама балалар медицина үзәге» - елдан-ел үсеп торган яшьлек шәһәре өчен иң мөһим объектларның берсе. Шуңа күрә әлеге учреждениене Европа стандартындагы югары технологияләр белән җиһазлау дәвам итәчәк, дип ассызыклап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры шулай ук Чаллыда медицина учреждениеләренә ремонт киләчәктә дә дәвам итәчәк дип ышандырды. Чираттагы объект-"2 нче шәһәр хастаханәсе". КАМАЗ төзелеше елларында сафка баскан бинаның, ниһаять, капиталь төзекләндерү программасына кертелүе -чаллылылар өчен зур куаныч, әлбәттә. Гомумән, халыкның яшәешен яхшыртуга юнәлтелгән социаль проектларның тормышка ашуы республика лидеры алып барган сәясәткә ышанычны елдан-ел ныгыта. Чит илләрнең Татарстан белән даими хезмәттәшлеккә омтылуы - моңа менә дигән дәлил.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X