Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Сак булыгыз сихер!» (Рамил хәзрәт Юныс вәгазе)

Сихер — гарәп сүзе. Гарәпләр сәбәбе аңла-шылмаган һәм яшерелгән гамәлләргә күп ва-кытта «сихер» дип әйтәләр.

Әлбәттә, сихер-нең кайсы вакытта, кайсы гасырда барлыкка килүе мәгълүм түгел. Һәрбер кавемдә сихер булды. Һәрбер пәйгамбәр килгән вакытта, һәрбер кавем вә гасырда әдәм балаларында ошбу сынау вә фетнә, вә вәсвәсә — сихер яшәп килде. «Бәкара» сүрәсенең 102 нче ая-тендә Аллаһу Себехәнәһү вә Тәгалә безләргә ошбу сихер хакында тирән мәгълүмат бирә. Кайбер имансыз бәндәләр Сөләйман хакында ялган сөйләп, шайтанның сүзенә иярделәр, ягъни Сөләйман пәйгамбәргә Аллаһы Сөбехә-нәһү вә Тәгалә дөньяда булмаган мөлкәтне бирде — аның кулында җил-давыллар, җен-нәр вә шайтаннар һем хайваннар илә кошлар иде. Ул алар белән идарә иткәндә, әлбәттә, җеннәр вә шайтаннар үзләрен бик авыр хис итәләр иде. Һәм көннәрдән бер көнне Сөләй-ман пәйгамбәр вафат булганнан соң Иблис мәлгунь сихер китабын язып, Сөләйманның тәхете астына атты. Һәм шуннан соң ул кеше-ләргә әйтте:

«Карагыз, Сөләйманның тәхете астында нинди китап ята икән — ул да булса сихер ки-табы! Җәмәгать, Сөләйман үзенең хөкем ит-кән дәверендә ошбу сихер китабы белән ида-рә итте», — дип, ялган сүзләр илә халыкларны инандырды, һәм шуның хакында Аллаһы Сө-бехәнәһү вә Тәгалә безләрне кисәтеп һәм ты-еп әйтәдер: «Ышанмагыз Иблиснең язган ки-табына. Сөләйман пәйгамбәр сихер илә түгел һәм ул көферлек илә түгел, ә Аллаһка иман китерү сәбәпле хакыйкый хөкем илә хөкем ит-те».

Сихернең, сихер китабының язылуы фәкать Иблиснең эшедер һәм бүгенге көнгә кадәр ошбу Иблис язган сихер китабыннан күчереп язалардыр. Һәм кешеләр аларны укып өйрә-нәләрдер. Һәм бигрәк тә иман вә әхлак түбә-нәйгән бер чорда әдәм балалары Иблиснең язып калдырган ялган вә көферлек китабын кулланып, күп кешеләр арасында бозыклык, фәсәд кылалардыр. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тә-галә әйтәдер: «…белсәләр иде алар үзләре-нең дөньяларын ахирәткә сатканнарын. Алар ошбу сихер гамәле кылу сәбәпле, һичбер иге-лекләре калмыйча дөнья вә ахирәтләрен зая-га үткәреп, ахирәттә сихер ияләре газап иялә-ре булуларын, җәһәннәм әһеле булуларын белсәләр иде». Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә аларны хисап кылган вакытта хәерле мизан-нарында һичбер игелек булмавын белсәләр иде сихерчеләр вә аларга йөрүче бәндәләр. Безнең бүгенге вәгазебез дә сихер һәм сихер-челәр вә сихернең төрләре вә сихерчеләргә йөрүчеләр хакындадыр.

Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә безләрне ки-сәтеп Коръәни Кәримдә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһис вәссәлләм үзенең мәш-һүр хәдис Шәрифендә әйтте: «Кем дә кем ба-гучыга, сихерчегә килеп, аңардан нәрсә дә булса сораса, нәрсәнеңдер хакында беләсе килсә, ул Пәйгамбәребезгә иңгән һәрнәрсәгә көферлек кылган кеше булыр», — диде. Икен-че бер хәдис Шәрифендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кем дә кем сихерчеләргә вә ба-гучыларга килеп, аларның берәр сүзенә ышанса — аларның 40 көн буена намазлары кабул кылынмас», — ди.

Сихерләргә әмер кылып, сихер гамәлендә ярдәм сорап килгән кешеләрнең иманнары-ның вә ихласлыкларының һичбер ноктасы да калмас.

Сихер 8 төрле була

Аның беренчесе — аера торган сихер. Улы белән анасы, улы белән атасы арасын яки ике абый, йә ике апа арасын, яки ике дус арасын, ә инде кешеләр арасында бигрәк тә киң та-ралганы — ир илә хатын арасын аерудыр. Ка-ян һәм ни өчен барлыкка килә соң бу аеру-лар? Әлбәттә, явызлыкларның башында көн-челек торадыр. Бу хаста әдәм баласына һич тынгылык бирми. Берәүнең дус-ише, берәү-нең хатыны, берәүнең ире бай, гаиләләре бә-хетле яки ике дусның сәүдәсе хәерле булу сә-бәпле, икенче бер имансыз бәндәнең каль-бендә көнчелек уты кабынадыр.

Кайбер кешеләр үзләренең бәхетсезлеклә-ре Аллаһка көферлектән вә Аллаһның кушкан-нарын үтәмичә, тыйганнарыннан тыелмаудан икәнлекне аңламыйдыр. Ләкин алар Аллаһка якынаеп, игелек кылу вә иманга килү урыны-на, бәхетлеләрне бәхетсез, балаларны ятим итәргә тырыша. Һәм шушы көнчелек вә кызы-гу аларны ошбу сихер юлына алып киләдер. Әлбәттә, алар үзләре сихер кыла алмаска да мөмкин. Әмма безнең җирлектә бүгенге көн-

дә сихер белән мәшгуль булган кешеләр би-хисаптыр. Алар янына килеп, алардан ярдәм сорыйлар, шулай итеп, үзләренең мәкерле ниятләренә вә максатларына ирешергә тели-ләр.

Сихерче сихерләргә теләгән кешенең һәм дә аның анасының исемен сорый. Ни өчен? Бу вакытта аның янындагы җен кешенең исемен вә анасының исемен тыңлап тора да кешенең «код» дип аталган керү ачкычын эзли баш-лый. Һәм шул вакытта сихерче сорыйдыр: «Алып килдеңме үзең белән ул кешенең бе-рәр нәрсәсен?» Һәм шулар белән ул үзенең әфсеннәрен-төфсеннәрен укып, бу кешегә явызлык салып, ошбу сихерне кыладыр. Әгәр дә алып килгән нәрсәсе булмаса, ул суга яки ризыкка сихерен салып, аны ашатырга кушыр, яисә җиде юл чатында аны ташлап калдырыр-га, дип әмер кылыр. Менә шундый гамәл, җә-мәгать, сезнең ошбу кыска гомерегездә бәхет-кә ирешәм дип уйлаган көферлек юлыгыз — дөнья вә ахирәттә сезне иң бәхетсез итүче га-мәлдер. Әгәр дә шушы гамәл кылынса, сихер шул вакыттан тәэсир итә башлый. Аеру сихе-ренең күренә башлавы түбәндәгедән гыйба-рәттер. Беренчесе — әгәр дә ике кеше ара-сында кинәт ара суына башласа, икенчесе — араларында бик күп шик вә шөбһә туса, өчен-чесе — бер-берсен гафу итә алмаслык дәрә-җәгә җитсәләр, дүртенчесе — кечкенә генә сәбәпне дә зурайтып күрсәтсәләр, һәм бигрәк тә бер-берсен ямьсез кыяфәттә күрә башласа-лар, бу вакытта сихер кылынган булыр.

Соңгы вакытта күпләрегезгә телевизор эк-раннарында төрле игъланнар күрергә туры киләдер. Мәсәлән, «сөйгәнегезне кире кайта-рам», «аерылганнарны кавыштырам» һ.б. Бе-ләләр микән әдәм балалары бу гамәлнең дә көферлек вә Аллаһның иң яратмаган гамәллә-реннән булуын вә дөнья һәм ахирәттә аның түбәнчелеккә вә көферлеккә алып баруын.

Икенче төр сихер — сөйдергеч сихере. Дө-реслектә, Рәсүлебез вә Коръәни Кәрим куш-маганча өшкерү һәм дә бөтиләр асу вә сөй-дергеч сихерләре — ширек. Ә кем ширек га-мәл кыла, беләсез, җәһәннәмдә мәңге калыр. Бу төр сихерне дә, җәмәгать, кылыр өчен ке-шеләр сихерчеләргә бара. Һәм сихерчеләр алардан шулай ук сихерләргә кирәк булган ке-шенең берәр чәчен яки фотосын, яки киемен сорарлар һәм үзләренең явызлыкларын, кө-ферлекләрен, сихерләрен кылып, ошбу кеше-гә зыян салырлар. Әгәр дә бу явызлык кылын-са, әдәм баласында түбәндәге күренешләр пәйда булыр. Беренчесе -сихерләнгән кешедә чиктән арткан мәхәббәт хисе барлыкка килер һәм сихерләнгән кеше кинәттән берәр кешене чиктән тыш ярата башлар, һәрвакыт аның бе-лән җенси мөнәсәбәткә керергә теләр һәм бу хистән сабыр итәргә һичбер көч таба алмас. Ошбу сихерләнү белән күңелендә мәхәббәт хисе туса, аның бихисап күп авырулары да барлыкка килер. Бу гайре табигый хис аның күп әгъзаларына, йөрәгенә, кан тамырларына тискәре йогынты ясар, әдәм баласы тәмам авыруга сабышыр. Әгәр дә бу бәндәне сихер-дән дәваламасаң, ул хәтта вафат булырга да мөмкин.

Өченче төр сихер — ул күзгә күренү яки са-ташу сихере. Башкача әйткәндә — галлюцина-ция. Бу вакытта да кешеләр сихерчегә үзләре-нең ниятләрен вә максатларын әйтер.

Сихерче инде бу төр сихердә җеннәрне эшкә җигәр. Ошбу төр сихер белән сихерлән-гән кеше тик торган әйберләрне хәрәкәтлән-гән рәвештә, яки кечкенә әйберләрне зур итеп, зур әйберләрне кечкенә итеп күрә баш-лар. Әгәр дө шушындый халәтләр барлыкка килсә һәм ул кинәттән генә булса, белегез, сезне саташу сихере белән сихерләгәннәр.

Дүртенче төр сихер — ул җенләнү сихере. Сихерчеләр тарафыннан җеннәргә әмер кы-лыныр һәм җеннәр әдәм баласының эченә кереп, аның баш миендә урнашып, баш миен-дәге кирәкле нокталарга басып, сихерченең әмерен үтәп, әдәм балаларының тәнендә бо-зыклык вә фәсәд, вә фетне, вө вәсвәсә кылыр-лар. Нәрсә сизәр соң җенләнү сихере белән сихерләнгән әдәм баласы? Беренчесе — оны-тучанлык, таркаулык. Кешенең хәтерендә һич-бер сүз, һичбер күренеш калмас. Икенчесе — сөйләшкәндә теле багланыр, ашыгыр, тотлы-гыр. Өченчесе — озаклап бер ноктага карап тора башлар, яисә — күзләре бер урында тор-мыйча, тиз-тиз хәрәкәт итәр. Дүртенчесе — бу бәндә бер урында тик тора алмас. Бишенчесе — бер эшне озаклап башкара алмас. Алтын-чысы — сихер инде бик тирән үтеп кергән булса, әдәм баласы кая барганын, ниләр сөй-ләгәнен аңламас һәм адашып йөрер.

Бишенче төр сихер — апатия, ягъни һәр-нәрсәдән ваз кичү, бернәрсә белән дә кызык-сынмау һәм дөньядан ваз кичәргә теләү.

Әдәм баласы үзендә шушындый бер хис бар-лыгын белсә, һәм ул кинәттән барлыкка кил-сә, моның да сәбәбе, җәмәгать, сихердән бу-лырга мөмкин. Бу сихер дә сихерче тарафын-нан җен ярдәмендә башкарылыр. Әлеге си-хер белән сихерләнгән әдәм баласы түбәңдә-ге хисләрне тояр: беренчесе — кинәттән ял-гызлыкны ярата башлар. Икенчесе — үз-үзенә йомылыр. Өченчесе — күп вакыт сөйләшми торыр. Дүртенчесе — кешеләр белән арала-шуны гомумән, яратмый һәм сөйми башлар. Бишенчесе — игътибары югалыр. Алтынчысы — кешедә бик нык һәм еш баш авыртуы бар-лыкка килер. Менә шундый хисләр сизсәгез, җәмәгать, сездә сихер булуы мөмкиндер.

Алтынчы төр — курку сихере. Әгәр дә сез үзегездә түбәндәге төр тойгылар кинәттән барлыкка килүен күрсәгез, сездә сихер булуы мөмкин.Куркыныч төшләр күрсә һәм төшендә ниндидер тавышлар ишетсә, аны каядыр дә-шәләр һәм төшендә биек урыннан егылып тө-шүен күрсә, һәм бу төшләр еш кабатланса, өнендә төрле аваз вә тавышлар ишетсә, бик күп вәсвәсәләнсә, тәһарәт алганда, кулын юганда авызны юдым микән, авызны юганда борынымны юдым микән, аягын юганда мә-сих кылдым микән, тагын кылыйм микән, на-маз укыганда ничә ракәгать укыдым микән, дип вәсвәсәләнсә — бу хисләр әдәм баласы-ның күңелендә еш булса, бу вакытта әдәм ба-ласында куркыту сихере булуы мөмкин. Һәм моны, әлбәттә, сездән көнләшкән, сезнең ях-шы укуыгыздан, яхшы яшәвегездән көнләшеп йөргән дусларыгыз, иптәшләрегез, хәтта ту-ганнарыгыз да — күңелләрендә иман чаткысы калмаган бәндәләр сезгә бу зыянны салырга мөмкин. Алар сихерчегә барып үзләренең те-ләкләрен сөйләгәннән соң сихерче җен белән ярдәмләшер. Бу очракта җен әдәм баласы-ның эченә кермәс, ә фәкать аның янында бу-лыр, аңа өнендә төрле авазлар белән тавыш илә вәсвәсә кылса, йоклаган вакытында төрле сурәттә, төрле куркыныч халәттә булып, аны йокысында да борчыр. Менә мондый төр си-херләр, җәмәгать, безнең халык арасында бик нык таралган. Һәм шуңа күрә ошбу сихернең дә рәвешен сезгә аңлатып үттек.

Җиденче төр сихер — авыру сихере. Авыру сихере, җәмәгать, шул ук сихерче тарафыннан башкарыла.Гомумән, сихерче һәрбер сихе-рендә җеннәр белән файдаланыр. Бу вакытта да сихерче кул астында булган ярдәмче кяфер җеннәрен ошбу әдәм баласына юнәлтер. Алар аның баш миендә сихерче кушкан эш-ләрне кылыр.

Авыру сихере ничек була соң? Әйтик, бер кешенең берәр әгъзасы авырта яки сызлый — кулы яки аягы, яки башы, яки башка төрле бер әгьзасы. Һәм ул табибларга барган. Аның бу авыруын һичничек фәнни яктан, медицина ягыннан аңлата алмыйлар. Һәм табиблар бу авыруның, бу әгъзаның сызлау сәбәбен таба алмый икән, бу вакытта сихер булуы мөмкин. Берәр әгьзаның яки кулның, яки аякның, яки тәннең бер ягы, яки бөтен тән хәрәкәтсез кал-са — параличланса, яки берәр хисне югалтса, әйтик, исне сиземләми, тәм тоймый, яки баш-ка төрле аңлатып та бетерергә мөмкин булма-ган авырулар барлыкка килгәндә — сихер бу-луы мөмкин. Шуңа күрә авырулар, әлбәттә, башта табиб тарафыннан тикшерелергә тиеш. Чөнки бөтен төрле авыруларга да Аллаһы Сө-бехәнәһү вә Тәгалә тарафыннан дәва бар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис шәри-фендә безләргә әйтеп калдырды: «Аллаһы Сө-бехәнәһү вә Тәгалә әдәм балаларына авыру-ны да һәм дә дәваны да иңдерде. Һәрбер авыруның үз дәвасы бар. Дәваланыгыз, әмма дәваланмагыз хәрам юл белән. Шәригать та-рафыннан тыелган юл белән дәваланмагыз. Әдәм баласы дәваланырга, дәваны эзләргә тиеш. Җир йөзендә күпме авыру булса, һәр-берсенең дә дәвасы бар. Әмма Аллаһы Сөбе-хәнәһү вә Тәгалә авыруларның дәваларын яшергәндер бер хикмәт вә гыйлем астына. Әдәм балалары аны үзләренең тырышлыкла-ры, гыйлемнәре илә тапсыннар өчен. Алар бер авырудан дәва тапкан бер чорда, берничә яңа авыру барлыкка килер һәм аның сәбәбе — әдәм балалары үзләренең иманнарын дә-валамаудыр. Дәва эзлиләр төрле авырулар-дан, төрле шешләрдән, әмма ләкин кальблә-рен алар дәваламыйлар. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә:

«Аларның кальбләрендәдер авыру, әгәр дә алар кальбләрендәге авыруларын дәвала-масалар — аларга дөнья вә ахирәт газабы». Дөнья вә ахирәт газабы. Иң мөһим әгьза — кальб. Кальб — ул йөрәкнең рухи катламы. Әгәр дә без — әдәм балалары үзебезнең кальбләребезне көферлекләрдән, ялганнар-дан, гайбәтләрдән, шикләр-шөбһәләрдән, ри-ялардан, ширекләрдән, сихерчегә йөрүләр-дән, көнләшүләрдән, тәкәбберлекләрдән дә-валасак — башка төрле авырулардан да имин

булыр идек. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә иманнары сәламәт булган бәндәләрне дөнья-ви авырулардан Үзе саклыйдыр. Шуңа күрә, и, әдәм балалары, белсәк иде без кальб авыру-ларыннан терелүне вә һәм дә кальбне иманда саклауның әһәмиятен, ул вакытта безгә дару-ханәләрдәге һичбер дару да кирәкмәс иде. Без сәламәт булыр идек. Безнең һәрбер авы-руыбыз имансызлыгыбыз сәбәпле Аллаһының газабы рәвешендә киләдер.

Сигезенче төр сихер фәкать хатын-кызлар-да гына була. Хатын-кызларның җенес әгъза-ларыннан күрем вакытыннан соң да кан агу, җәмәгать, бу — сихер.

Менә без, җәмәгать, сезләргә сихернең си-гез төре хакында сөйләп үттек. Бу сихерләр белән сез таныш булырга тиеш. Сез үзегезне сихерләүдән саклагыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә әйтә: «Саклану дәвалануга караганда хәерлерәктер». Әмма ләкин әдәм балалары үзләрен сакламыйлар. Соңыннан, инде эш узгач, өшкер әле дип, ми-ңа Коръән укы әле, дип, миңа «Йәсин» чык әле, миңа азан әйт әле, дип йөриләр. Хәтта шул вакытта да, намазга кайт, намазга бас, ди-гәндә: «Юк, син мине башта дәвала, аннан соң мин кайтырмын намазга», -дип, карыша-лар. И, әдәм балалары! Кайсы өшкерүченең кулында соң ул сихәтлек, юк аның кулында ул сихәт. Сихәт Аллаһ тарафында, җәмәгать.

Өшкерүчеләр алар дәва бирмиләр, алар Аллаһның каләме илә Аллаһтан килгән шифа-ны гына сезгә ирештерүчеләр. Әгәр дә сез Ал-лаһка карышасыз икән, Аллаһның кушканын үтәмисез икән һәм сакланмыйсыз икән, бо-зыклыклардан сезгә һичбер өшкерүче ярдәм итмәс. Шуңа күрә, үзегезне кечкенәдән сакла-гыз. Олы яшьтәге кешеләр, өшкерүчеләргә йө-рисез. Ә балаларыгызны намазга бастырды-гызмы? Алар зикер өйрәнделәрме? Алар Коръән укыйлармы? Киләчәктә аларга да си-хер куймасыннар өчен, ник аларны сез сакла-мыйсыз? Шуңа күрә, саклагыз үзегезне вә ба-лаларыгызны, хәләл җефетләрегезне сихер-дән иман, белән, тәүхид белән, Аллаһка ыша-ну белән һәм дә намаз белән, тәһарәт белән, госел белән, уразалар белән, күп итеп зикер кылып. Коръән уку белән. Бердәнбер иң дө-рес юл, җәмәгать, саклану. Бөтиләрнең юктыр әһәмияте, әгәр дә сезнең кальбегездә вә теле-гездә зикер булмаса. Иманга кайту, иманлы булу — намазлы булу. Фәхеш гамәлләрдән, чын бозыклардан, күз тиюләрдән, сихерләр-дән, явыз бәндәләрнең явызлыкларыннан саклыйдыр безләрне намаз. Әй, белсәгез иде сез ихлас күңелдән укылган намазның нинди зур әһәмияткә ия булганын. Зикер әһелләре-нең вә һәм дә тәүбә әһелләренең күп сихер-ләрдән һәм бозыклыклардан саклануларын. Шуңа күрә, җәмәгать, тәһарәтле булыгыз, го-селле булыгыз һәрвакыт. Көнгә 5 мәртәбә на-мазыгызны үтәгез. Уразаларыгызны тотып, көндезге, кичке, иртәнге, ашау алдыннан, ашаудан соң, бәдрәфкә керер алдыннан һәм чыкканда, өйдән чыкканда һәм кергәндә, бер эш алдыннан, берәр гамәл алдыннан кылына торган зикерләрне сез кылсагыз, үзегезне зи-кер белән чолгасагыз — сезгә бер сихерченең явызлыгы үтеп керә алмас.

Һәм дә сакланыгыз, җәмәгать, догалар бе-лән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) тикмәгә генә әйт-мәгән: «Дога ул — мөэминнең коралы». Ко-рал — һөҗүм өчен түгел, ә саклану өчен. Ир-тәнге вә икенде намазларыннан соң кылына торган догаларны кылыгыз, җәмәгать. Бу — бик мөһим, чөнки сихерне кылалар кояш баер алдыннан һәм кояш баегач, ә икенде намазы укыла кояш баер алдыннан. Сез ошбу дога-ларны кылсагыз үзегезне кич белән, төнлә бе-лән кылына торган сихерләрдән сакларсыз. Әһәмият бирегез, җәмәгать, бу догаларга, әһәмият бирегез үзегезнең тормышыгызга. Үзегезнең тормышыгызда гөнаһтан сакланы-гыз. Гөнаһтан сакланмасагыз, хәрам гамәл-ләрдән сакланмасагыз — көтегез дә торыгыз сихернең килүен. Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәга-лә безләргә саклану өчен кием рәвешен тәкъ-дим итте Коръәндә. Без аларны үтибезме? Ни өчен сез, иң кадерле әдәм балалары, үтәми-сез Аллаһының кушканнарын? Кеше ни уйлар, дип йөргән бер дәвердә сихер белән җәфа чи-гәсез. Гөнаһлардан, хәрам ризыклардан, хә-мердән, хәрам итләрдән, бисмилласыз суел-ган итләрдән һәм башка төрле хәрам маллар-дан үзләрегезне саклагыз, үзләрегезне пакь-лагыз, гайбәтләрдән, ялганнардан, төрле-төр-ле бозык гамәлләрдән үзләрегезне саклагыз, явыз бәндәләр белән аралашуларыгызны, төрле-төрле күрәзәчеләргә йөрүләрегезне туктатыгыз, төрле-төрле астрологияләр белән, төрле экстрасенсларның китапларын укып, төннәр буе алар белән җенләнеп ятуларыгыз-ны туктатыгыз. Аллаһ каршында ничек җавап бирерсез сез, том-том сихер китапларын укы-ганда, «Әлхәмдүлилләһи раббил-гәләмин»

дигән аятьнең мәгънәсен дә аңламасагыз. Коръәни Кәримдә һәрнәрсәдән саклану бар, һәрнәрсәдән гыйлем бар. Коръән белән мәш-гуль булыгыз. Дога белен мәшгуль булыгыз, инкарь итмәгез динне. Динне инкарь иткән кеше Аллаһны инкарь иткән булыр. Аллаһны инкарь иткән кеше көферлеккә төшкән булыр. Ул бәндәгә дөньяда вә ахирәттә олуг газап-тыр.

Ә инде, җәмәгать, сездә менә без алда сөйләп үткән кайбер хисләр, кайбер тойгылар, шушы сигез төрле сихернең берәрсе бар икә-нен белсәгез яки тойсагыз, Коръән белән га-мәл кылып, Коръән белән өшкерүче кеше янына барырга кирәк. Без сезне иң күркәм итеп күргәнгә күрә, сезнең саклануыгызны те-ләгәнгә күрә, бүгенге көндә Җир йөзендә си-хер киң таралганга күрә, урамга чыккач төрле чатта сихер китапларын сатып алып, кечкенә яшьтәге бала да сихерчегә әйләнергә мөмкин булган вакытта — без сезгә: «Сакланыгыз, иманга кайтыгыз, Ислами рухият белән яшә-гез!» — дип тәкъдим итәбез. Бу вакытта сез үзегезнең исәнлегегезне дә, иманыгызны да һәм дә дөнья вә ахирәтегезне дә бәхетле, сә-гадәтле итәрсез. Һәммәгезгә дә исәнлек, сау-лык, сәламәтлек, бәхет, сәгадәт, гаиләләрегез даими булсын, балаларыгыз исән-сау булсын. Ялкауланмагыз, тартынмагыз намаздан. На-маз сезне дөньада да, ахирәттә дә бөек зат-лардан кылыр. Барыбызга да Фирдәвес җән-нәтләрендә бергә мәңге калырга Раббебыз насыйп өйләсен! Әссәләмүгәләйкүм вә рахмә-туллаһи вә бәракәтүһү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X