Шəhри Чаллы

Салаватсыз "Алтын барс". Кичәге "Татар җыры"ннан 10 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ.

Кичә "Пирамида"да "Татар җыры-2017" узды. Җырчыларга "Алтын барс" премияләрен тапшырдылар. "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә бәйрәмне тамаша кылды. Һәм иң кызыклы дип тапкан 10 яңалыкны тәкъдим итә. Бәйрәмне сез дә караган булсагыз, фикерләрегезне монда языгыз.

1. Азалия быел берьюлы ике «Алтын барс» алды.

2. Концертка Рөстәм Миңнеханов килде. Инстаграмына фотолар төшерде.

3. Салават Фәтхетдинов тарихта беренче тапкыр "Татар җыры"нда катнашмады. 16-18 декабрьдә ул Мәскәүдә концерт куя.

4. Элеккеге елдагыча һәр җиңүчегә барсны аерым кеше бирмәде. Кайберләренә спонсорлар, кайберләренә бары тик модель кызлар гына тапшырды.

5. Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Гүзәл Уразова икешәр җыр башкарды.

6. Матбугат конференциясендә сөйләгән 400 мең сумлык күлмәкне кем киюе ачыкланмады.

7. Хәния Фәрхигә югалткан иң беренче барсын яңадан эшләп бирделәр.

8. Айдар Галимов үзенең җиңүен Сафия исемле оныгына багышлады.

9. Разил Вәлиев "Татар җыры"на атап шигырь язган. Аны сәхнәдән укыды.

10нчы фактны сезнең карамакка калдырдык. http://matbugat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: