Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлаулар тәртип бозуларсыз гадел үтә

Яр Чаллыда Россия Дәүләт Думасына сайлаулар тәртип бозуларсыз оешкан төстә үтә. Сайлау участокларында иминлекне 570 полиция хезмәткәре, 30 "Форпост" яшьләр оешмасы вәкиле, шәхси сак хезмәтеннән 40 кеше, 50 халык дружинасы вәкиле һәм хокук саклау буенча муниципаль оешмадан 60 хезмәткәр тәэмин итә.

Барлык сайлау участоклары да кичекмәстән берәр хәл булса полиция хезмәтен чакырту төймәләре белән җиһазландырылган.20 участокка метал эзләү җайланмасы куелган.Кайбер урыннарда кул метал эзләү приборлары да кулланыла.

Һәр сайлау участогында күзәтүчеләр эшли. Үзәк районда 396 күзәтүче кизү тора. Шуларның 134 "Бердәм Россия" партиясеннән, 67 се депутатлыкка кандидат Әлфия Когогина кешеләре, 67 се ЛДПРдан, 67 се КПРФтан, 4се Татьяна Гурьеваныкы, 10 кеше Мансур Гарифуллин күзәтүчеләре.

Автозавод районында 234 күзәтүче эшли:56 сы "Бердәм Россия" партиясеннән, 56 сы Әлфия Кагогинаныкы, 56 кеше ЛДПР күзәтүчесе, 64 е КПРФ тан, 2 кеше Татьяна Гурьева хокукларын яклап күзәтә.

Комсомол районы сайлау участокларында барысы 205 күзәтүче. 47 кеше "Бердәм Россия"дән, Әлфия Кагогина күзәтүчеләре 47 , ЛДПРдан 46 кеше күзәтә, КПРФтан 47, "Бердәм Россиянең яшь гвардия" әгъзаларыннан 3 кеше күзәтә, Татьяна Гурьева күзәтүчеләре 2, Мансур Гарифуллинныкылар 13.

Күзәтүчеләр "сайлаулар гадел, намуслы үтә тәртип бозулар әлегә юк," дип әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X