Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлауларны күзәтәләр

Чаллы сайлау участокларында 570 полиция хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклый. Мәктәпләрдә металл эзләү җайланмалары да урнаштырылган. 23 мәктәпкә сайларга килгән яшь әни Екатерина Куликова аларга карата үз фикерен белдерде: -Мондый җайланмаларның булуы, һичшиксез, шатландыра. Тыныч күңел белән киләсең. Үз тавышыңны биргәндә дә иркенләп озаклап уйларга була, - диде ул. Гадел сайлаулар...

Чаллы сайлау участокларында 570 полиция хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклый. Мәктәпләрдә металл эзләү җайланмалары да урнаштырылган. 23 мәктәпкә сайларга килгән яшь әни Екатерина Куликова аларга карата үз фикерен белдерде: -Мондый җайланмаларның булуы, һичшиксез, шатландыра. Тыныч күңел белән киләсең. Үз тавышыңны биргәндә дә иркенләп озаклап уйларга була, - диде ул. Гадел сайлаулар барышын исә участокларда партияләрдән билгеләнгән күзәтүчеләр тәэмин итә. -7 сәгать 30 минутта ук сайлау участогына килдек. Тавыш бирү барышын күзәтәбез. Барысы да тыныч һәм гадел уза. Сайлау участоклары ябылганчы монда булачакбыз, - дип белдерде 2067 нче сайлау участогының күзәтчесе Җәмилә Багаева. Гомумән, шәһәребезнең Үзәк районында - 349, Комсомол районында - 205, Автозавод районында 234 ләп күзәтүче эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев